Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте белән бутамагыз.

Башкортстан Республикасы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте () ― Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составында эшләүче һәм Башкортстанда теркәлгән җирле мөселман дини оешмаларының бер өлешен берләштерүче үзәкләштерелгән дини оешма. Уфада урнашкан.

Тарих

2003 елның 30 апрелендә Россия Үзәк Диния нәзарәтенең чираттагы пленумында Башкортстан Республикасында мөселманнарның төбәк Диния нәзарәтен оештыру һәм БР мөфтие итеп Мөхәммәт хәзрәт Таҗетдиновны билгеләү турында карар кабул ителгән. Гульназира Биишева. Зачем Башкирии новое духовное управление мусульман? ProUfu.Ru, 12.07.2012.

Төбәк Диния нәзарәте төбәк мөселманнарының ― БР төрле районнарыннан килгән 120 делегат (имам-хатыйблар һәм имам-мөхтәсибләр) ― «Лалә-Тюльпан» Җәмигъ мәчетенең конференц-залында узган I съездының 2003 елның 18 июнендәге карары белән оештырылган. Съезд төбәк Диния нәзарәтенең Президиумын, шулай ук ревизия комиссиясен сайлаганЕкатерина Румянцева. В Башкирии зарегистрируют РДУМ Республики Башкортостан ЦДУМ России. 77islam.ru, 02.07.2012.

Үзәк Диния нәзарәте 1798 елда оешканнан бирле Уфада урнашкан. Россия исламы белән үзәкләштерелгән идарә итү буенча төп функцияләреннән тыш, ул, аерым алганда, үзенең тарихи дислокация төбәге ― хәзерге Башкортстан территориясендә мөселман мәхәлләләрен координацияләүне гамәлгә ашыра.

XX гасыр ахырында җирле мәхәлләләрне җитәкләрлек мөстәкыйль структура булдыру зарурлыгы туган.

Төбәк Диния нәзарәте Үзәк Диния нәзарәте бүлекчәсе сыйфатында 2003 елдан эшләп килә һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә караган төбәктәге 550 дән артык мәчетне җитәкли.

Төбәк Диния нәзарәтенең III съездында оешманы юридик теркәү турында карар кабул ителгән. Бу хәл дини учреждениеләрнең дөньяви оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләрен хәл итүне, саны даими үсә торган мәчетләргә кураторлык итүне җиңеләйтергә ярдәм иткән.

2012 елның 30 июнендә Чишмәдә республиканың төрле районнарыннан 400 дән артык делегат катнашында узган һәм Урал-Идел буенда беренче ислам динен таратучы, мәгърифәтче суфи Хөсәенбәк истәлегенә багышланган төбәк мөселманнары җыенында Төбәк Диния нәзарәтен РФ Юстиция министрлыгында теркәү турында карар кылынган, оешманың уставы кабул ителгәнВ Башкирии официально зарегистрируют новое духовное управление мусульман. islam.ru, 3.07.2012.

Төбәк Диния нәзарәте республика җитәкчелеге, район администрацияләре белән тыгыз элемтәдә тора, хөкүмәт чараларында катнаша. Имамнарның квалификациясен күтәрүгә аерым игътибар бирә, ел саен Чишмәдә Бөтенбашкортстан мөселманнары җыенын үткәрә.

2011 елның 1 гыйнварына төбәк Диния нәзарәте карамагында ― 465 мөселман мәхәлләсе һәм бер югары уку йорты ― Россия ислам университеты булганВояковский Д. С., Юнусова А. Б. Интервенция радикальных идеологий в российское исламское пространство. Уфа: БГПУ, ИЭИ УНЦ РАН, 2011 – 76 с..

Мөфти 2003 елдан ― Мөхәммәт Тәлгать улы Таҗетдинов. 1976 елның 25 сентябрендә Казан шәһәрендә туган. Югары дини белемне Күвәйттә алган. 1998 елдан ― Уфа шәһәренең «Лалә-Тюльпан» Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Муфтий Республики Башкортостан Мухаммад Таджуддинов. cdum.ru. 2022 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнгән В столице Башкортостана состоялось открытие новых корпусов Российского исламского университета ЦДУМ России. cdum.ru, 22.09.202222 сентября в Уфе состоялось открытие новых корпусов Российского исламского университета ЦДУМ России. Постоянное представительство Республики Татарстан в Республике Башкортостан, 22.09.2022.

Искәрмәләр

Сылтамалар РДУМ Республики Башкортостан

Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Башкортстанда ислам Төркем:2003 елда нигезләнгән дини оешмалар