Исаша (Түбән Ташкичү, ) — Пенза өлкәсенең Исса районындагы ташландык татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9 Салман, содрак Ташкичү авылы советына караган булган.
Географиясе Авыл Пенза өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, Ока-Дон түбәнлегенең көнчыгыш читендә, урман-дала зонасында, Ташкичү авыл советы үзәгеннән 2 км төньякта һәм Исса бистәсеннән 15 км көнбатыштарак урнашкан булган..
Климаты
Климат уртача континенталь дип характерлана. Иң салкын айның (гыйнвар) уртача һава температурасы −11,5 °C (абсолют минимум −44 °C); иң җылы айның (июль) һава температурасы — 19,5 °C (абсолют максимум −38 °C). Салкынсыз чор 133 көн дәвам итә. Еллык явым-төшем күләме 467 мм. Кар капламы уртача 141 көн дәвам итә.
Атамасы
Авыл атамасы Иса елгасы аша дигәнән килеп чыккан, бу урында елга аша таш кичү бар.
Тарихы
XVII гасырда Иса елгасы буенда Инсар өязенең йомышлы темников татарлары тарафыннан нигезләнгәндер. Алар монда XVI йөз ахырыннан — XVII йөз башна кадәр күзәтү һәм саклау хезмәтен үтәгән.Онлайн — энциклопедия Tatarica.
1864 елда 36 йорт, мәчет була. XIX гасырның икенче яртысыннан Пенза губернасы Инсар өязе Трехсвятский волосте авылы. 1896 елда — 88 йорт.
1877 елда мәчет булган. 1911 елда — бер община, 29 йорт, мәчет, 2 кибет эшләгән.
1965 елда исәптән төшерелә, халкы башка авылларга күченә.
Халкы
1782 елда — якынча 120 кеше, 1864—199, 1877—250, 1896—198, 1911—215, 1926—183, 1930—202, 1939 — якынча 147, 1959 — 44 кеше яшәгән.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Исса районы торак пунтлары