Габдулла Тукай һәйкәле () ― Россия Федерациясенең Омск өлкәсе Ишемтамак районының Әшеван авылында 2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886―1913) ачылган һәйкәл Бу ― Себердә бөек татар шагыйренә куелган беренче һәйкәл.

Тарих 2026 елның 20 июлендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга һәм Әшеван авылының 800 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара кысаларында ремонтланган урта мәктәп территориясендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылган. Укучылар көн саен Габдулла Тукай һәйкәле яныннан үтеп йөриячәк. Хәзер җирле мәктәпкә бөек шагыйрь исемен бирү процессы бараПамять, рождённая благодарностью: в Омской области открыли первый в Сибири памятник Габдулле Тукаю. ethnoinfo.ru, 20.07.2026.

Авыл халкы һәйкәлне үз акчаларына, авыр вакытларда ярдәм һәм теләктәшлек күрсәткән татар дөньясына рәхмәт йөзеннән куйганБүген Омск өлкәсендәге Әшеван авылында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Всемирный конгресс татар, 20.07.2026.

Бюст авторы ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина.

Тантаналы ачылышта Омск өлкәсе губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ишемтамак районы башлыгы Владимир ЛютенкоВладимир Лютенко Вконтакте, «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе Тамир Алимбаев (Һәйкәлне ачу хокукы аңа бирелгәнСегодня в деревне Ашеваны увековечили память великого поэта: открыт бюст Габдулле Тукаю. Запись на стене Владимир Лютенко, 20.07.2026), «Омск Дуслык йорты» директоры Наталья Степанова һ.б. катнашкан. Тантаналы өлештән соң Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (сәнгать җитәкчесе - Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов) чыгышы булган.

Тасвирлама

Һәйкәл йөзе белән урта мәктәпнең ике катлы бинасына карап тора. Һәйкәл бронзадан эшләнгән бюсттан һәм кара-кызгылт мәрмәрдән ясалган ике катлы аслыктан гыйбарәт. Бюст Габдулла Тукайның 1908 елдагы фотосурәтендәге образны гәүдәләндерә (Бакый Урманченың Яңа Кырлайда һәм Түбән Камада куелган һәйкәлләрендә дә әлеге фотосурәттәге образ кулланылган)Түбән Камада Тукай һәйкәле. Тукай дөньясы.

Шагыйрьнең бронзадан ясалган бюсты кара-кызгылт мәрмәрдән эшләнгән дүртпочмаклы беренче урнаштырылган. Аслыкка кара төстәге пластинкага татар телендә: Габдулла Тукай 1886 ― 1913 И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы дигән язу урнаштырылган.

Искәрмәләр

Сылтамалар Себердә Габдулла Тукайга беренче һәйкәл ачылды. Всемирный конгресс татар, 20.07.2026 Себердә Габдулла Тукайга беренче һәйкәл ачылды. Татар-информ, 20.07.2026

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Тукайга һәйкәлләр Төркем:2026 елда барлыкка килгәннәр Төркем:Омск өлкәсе һәйкәлләре