Роберт Сәлахиев, Роберт Фәссәх улы Сәлахиев (1951 елның 18 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Татар Суыксуы ― 2025 елның 4 июне, шунда ук) ― Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, җырлар авторы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты (2020). Тәрҗемәи хәле

1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында биш балалы колхозчы гаиләсендә туганАктаныш районы Тат.Суыксу авылыннан танылган шагыйрь,бик куп җырлар авторы Роберт Сәлахиевның туган көне. Вконтакте, 18.02.2022. Әтисе Фәррәх (1962 елда 45 яшендә вафат), әнисе Зөләйха. Туган авылында урта мәктәпне, агроном белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын (университет) (1989) тәмамлаган. 1970 елдан Совет Армиясендә хәрби хезмәттә: кранчы буларак, Казакъстан далаларында хәрби аэродромнар төзүдә катнашакан. Озак еллар туган ягында баш агроном булып эшләгән Кайгылы хәбәр. Актаныш-информ, 4.06.2025.

Иҗаты Биш китап авторы. 2007 елдан башлап яза. 2011 елда «Офыкларга карап» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрәЛенара Галимова. Авылыбызда яшәп иҗат итүче икенче шагыйребез. Вконтакте, 9.01.2023. Аның шигырьләрендә туган туфракка, табигатькә, дөньяга мәхәббәт чагыла. Балалар өчен күп яза. Кайбер лирик шигырьләренә композиторлар Инсаф Хәбибуллин (Тыныч картлык телим, Әле һаман кайгыртасың), Вил Усманов (Ялгыз аккош), Альфред Якшимбетов (Сагынганда, Кайда син), Язилә Галләмова (Сары чәчәк) һ.б. көй язган. Аның сүзләренә язылган җырлар Зөфәр Билалов (Алып калчы, яшьлек), Филүс Каһиров (Кайда син), Илгәрәй (Көтәрсеңме язгы таңда), Шамил Шәемов (Аермаса ак кышлар), Наил Сәлахиев (Моңлы көем идең) кебек танылган җырчылар репертуарында бар. Үзе дә матур җырлыйРоберт Сәлахиев. muzvibe.org. Аның һәр шигыре туган якка, туган авылга, үзе белән бергә көн күрүче якташларына, дусларына, туганнарына ярату хисе белән сугарылган. Ул табигатьне шул дәрәҗәдә нечкә итеп сурәтли белә, бу матур манзара күз алдына гына килеп калмый, ә, дәвамлы булып, күп вакытка күңелгә сеңеп кала. Бала чагын, яшьлеген сагынуы да, үткән тормышына нәтиҗә-йомгак ясавы да табигый: уртаклашыр тәҗрибәсе бар, укучыга әйтер сүзләре шактый, ләкин ул күңеле белән һаман яшьЛенар Шәех. Гади генә тыйнак бер кеше. tatkniga.ru.

Китаплары Өмет таңнарым (шигырьләр) / Роберт Сәлахиев. — Казан : Сүз, 2013. — 207 б.; 21. — ISBN 978-5-98356-194-6. Йөрәгемдә яшисең (шигырьләр) / Роберт Сәлахиев. — Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2018. — 142, 1 с. : портр. : 17 см.; ISBN 978-5-298-03554-5.

Шәхси тормышы Гаиләле. Балалары, оныклары (Камилә) бар.

2025 елның 4 июнендә вафат Шагыйрь Роберт Сәлахиев вафат. Татарстан Язучылар берлеге.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Йөрәгемдә яшисең» шигырьләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе Әдәби бүләкне кем ала? «Мәдәни Җомга», 2020 ел, № 39, 3нче бит

Искәрмәләр

Сылтамалар salakhiev51 Вконтакте Сәләхиев Роберт. Татарстан Язучылар берлеге Кайбер шигырьләре Тукайга багышланган шигыре

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстан шагыйрьләре Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Агрономнар