Рулант Саверей Кечесе яки Рулант Мертенс Саверей (нидерланд телендә: Roelant Savery, Roeland(t) Maertensz Saverij; 1576, Кортрейк — 1639 елның 25 феврале, Утрехт) — «Һолланд живописенең алтын гасыры»ның һолланд рәсем ясаучысы, живописец һәм гравёры, офорт остасы. Күп сәяхәт иткән Амстердамда, Утрехтта, Венада, Прагада при дворе император Рудольф II сарае янында эшләгән. Мифологик күренешләр белән пейзажлар, портретлар, авыл күренешләре белән көнкүреш жанры картиналарын, чәчәкләр белән натюрмортларны, әмма күбесенчә хайваннарны һәм кошларны ясаганNeues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852.

Саверей рәссамнар гаиләсе Саверей гаиләсе әгъзалары Европаның төрле шәһәрләрендә эшләгән. Рулантның абыйсы Якоб Саверей Беренче, яки Олысы (1566—1603), тәҗрибәле живописец һәм гравёр булган. Якоб Саверей Беренченең улы — живописец Якоб Саверей Икенче (як. 1593-?), башка улы — рәсем ясаучы һәм гравёр Саломон Саверей (1594 — 1665 елдан соң). Саломонның улы — Якоб Саверей Өченче (1617 — як. 1666) шулай ук рәсем ясаучы һәм гравёр булган. Бу гаиләнең күп башка токымнары да рәссамнар булган. Рулант Саверейның энесе мәшһүр живописец Гиллис Клас де Хондекутер булганВласов В. Г. Саверей, Рулант Якобс Младший // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 294. — ISBN 5-88737-010-6.

Тәрҗемәи хәле Рулант Саверей Кортрейкта (провинция Көнбатыш Фландрия провинциясе) Мартен Жакс Саверей (? —1601) һәм Кателина ван дер Бек (? —1586) гаиләсендә туган. Күп башка рәссамнар кебек ул Рулантка дүрт яшь тирәсе булганда испаннар басып алган Көньяк Нидерландтан төньякка качкан һәм 1585 ел тирәсендә Харлемда тора башлаган протестант-анабаптистлар гаиләсеннән булган. Рулантны живописькә аның абыйсы Якоб Саверей һәм живописец Ханс Бол өйрәткәнWheelock Jr. Arthur K. Roelandt Savery. —National Gallery of Art, 24 Apr. 2014, www.nga.gov/collection/artist-info.5451.html#biography.

Укудан соң Саверей 1604 ел тирәсендә Прагага барган, анда император Рудольф II-нең (1576—1612) һәм аның варисы император Матиасның (1612—1619) сарай яны рәссамы булган. Рулант башка чит ил рәссамнары белән халыкара маньерист сәнгатенең үзәге «Прага рудольфинецлары» даирәсенә кергәнТананаева Л. И. Рудольфинцы: Пражский художественный центр на рубеже XVI—XVII веков. — М.: Наука, 1995.

Рулант Саверей ботаника белән мавыккан. 1606 һәм 1608 еллар арасында ул Рудольф II-гә юлдаш булып, Тирольгә һәм немец Швейцариясенә асаба үсемлекләрне өйрәнү өчен барган. Ул Тирольдә ике ел булган. 1614 елдан 1615 елга кадәр һәм 1616 елдан 1618 елга кадәр ул янә Амстердамда торган, ә аннан соң тәмам Утрехтка күчкән. Анда ул 1619 елда Изге Лука Гильдиясенә кабул ителгән булган һәм шактый уңышка ирешкән. 1621 елда ул Утрехта Ботерстраат урамында зур йорт сатып алган. Ул йортта гөлләр һәм үсемлекләр белән бакча булган. Аның еш кунаклары булып Адам Виллартс кебек коллега-рәссамнар булган. Шул ук вакытта Саверей Амстердамда йортын саклап калган. Саверей Балтазар ван дер Аст һәм Амброзиус Босхарт кебек чәчәкләр белән типик натюрморт һолланд жанрының осталары белән дус булган. 1620-нче елларда ул Утрехтның иң уңышлы рәссамнарының берсе булган, әмма аннан соң аның тормышында, мөгаен, алкоголь белән бәйле проблемалар башланган. 1638 елда ул банкротлыкка чыккан һәм ярты елдан соң Утрехтта үлгән Roelant Savery. Netherlands Institute for Art History .

Аның өйрәнчекләре Гиллис Клас де Хондекутер, Рулант Рогман, Алларт ван Эвердинген булган. Ул шулай ук Эсайас ван де Велде, Йоханнес Босхарт яки Якоб Маррель кебек башка рәссамнарга йогынты ясаган.

Иҗады Башта Саверей гадәттә төньяк табигатьне сурәтләп пейзажларны ясаган, соңрак Тироль һәм немец Швейцариясе буенча сәяхәттән соң бары тик шарлавыклы таулы урманлы урыннарны ясаган. Үзенең таулы ландшафтларына ул төрле җәнлек һәм кош сурәтләрен урнаштырган, бу аңа шундый картиналарны «Җирдәге җәннәт», «Нух корабы», лирасы тавышлары белән җәнлекләрне тыючы «Орфей дип атарга мөмкинчелек биргән. Рулант Саверей картиналары кырыс колорит һәм берникадәр бертөрле композиция белән аерылып тора. Ул кайчан да булса иҗат иткән иң зур картина ул кырык дүрт төр хайван һәм алтмыш өч төр чәчәк кертелгән 130 х 80 см үлчәмдәге натюрморт (1624). Саверей пейзажларны күбесенчә Гиллис ван Конинкслоо фламанд традициясендә күп җентекле ясалган хайван һәм үсемлекләр белән еш мифологик яки Тәүрат сюжеты обстановкасында ясаган. Ул шулай ук берничә чәчәк натюрморты ясаган; “Ике кәлтә белән чәчәкләр” кебек бөҗәкләр һәм төшкән таҗ яфраклары белән архитектоник нишаларда букетлар аның иң яхшы эшләре дип санала. Саверейның чәчәк натюрмортларын еш Ян Брейгель Олысы (“Чәчәкле”нең) эшләре белән чагыштыралар. Шулай да маньеристик эстетикасы агымында Саверей Брейгельдан аермалы буларак могъҗизалы һәм фантастикка ләззәтне күрсәтә: борылмалы сызыкларны, яктылык һәм күләгә эффектларын, фантастик пейзажларны һәм үсемлекләрне яратып куллану. Ул “сәер” хайваннарны, мәсәлән, “кылый арсланнарны” һәм “күрелмәгән кошларны” сурәтләгәнErtz К. Das flämische Stillleben 1550—1680 (Sinn und Sinnlichkeit). — Katalog der Ausstellung in der Villa Hügel. — Essen, und im Kunsthistorischen Museum. — Wien, 2002. — Kulturstiftung Ruhr Essen / Luca Verlag. Lingen, 2002. — S. 280. Саверей 1611 һәм 1628 еллар арасында күп картина һәм рәсемнәрдә хәзер үлеп беткән кошны - дронтны сурәтләве белән мәшһүр; аның нәкъ шул кошны сурәтләүче 1626 ел картинасы еш искә алына. Картина хәзер «Эдвардс додосы (дронт)» (Edwards' Dodo) дип атала, чөнки аның хуҗасы орнитолог Джордж Эдвардс булган, хәзер Лондонда табигый тарих музеенда саклана. Аның бу һәм башка сурәтләре бу сирәк кошның башка иллюстрацияләренең чыганагы булып тора Schnelle J. Vom sagenhaften Dodo // Süddeutsche Zeitung. № 49, 28. Februar/1. März 2015. — S. 63. Саверейның әсәрләре күп музейларда, алар белән аеруча Берлин, Вена, Прага һәм Дрезден галереясе бай. Россиядә рәссам эшләре Санкт-Петербург Эрмитажында бар: «Хайваннарны музыкасы белән җәлеп итүче Орфей», «Тироль пейзажы», «Изге Иероним белән кыялы пейзаж», «Урманда күперчек» һәм башкалар (барысы җиде картина), һәм Мәскәүдә А. С. Пушкин исемендәге дәүләт нәфис сәнгать музеенда: «Юлдан азган улның кайтуы» .

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Рәссамнар