Рашель Рюйш (нидерланд телендә: Rachel Ruysch; 1664 елның 3 июне, Амстердам — 1750 елның 12 августы, шунда ук) — барокко чорының нидерланд рәссам хатын-кызы, натюрморт остасы. Тормышы һәм иҗады Рашель Рюйш мәшһүр нидерланд медигы һәм табигать тәҗрибәчесе Фредерик Рюйшның (1638−1731) кызы булган. Әтисе җитәкчелеге астында ул беренче рәсем ясау һәм ботаника сабакларын ала. Анатомия профессоры Фредерик Рюйшның Амстердамда медицина практикасыннан сирәк экземплярлар һәм аномалияләр тупламасы булган, ул аннан тулысынча диярлек Пётр Беренче тарафыннан Санкт-Петербургта кунсткамера өчен сатып алынган булган. Унбиш яшендә Рашель беренче чиратта үсемлекләр һәм чәчәкләр сурәтләгән рәссам Виллема ван Алсттан живопись өйрәнә башлаган. Иң элек ул чәчәкләрдән һәм җимешләрдән кала шулай ук бөҗәкләр һәм сөйрәлүчеләрне ясый. 1695 елда рәссам кыз портретист Юриан Полга кияүгә чыга. Бу никахта Рашель үзе тәрбияләгән һәм үстергән 10 бала туган булган. 1701 елда ул Гаага рәссамнары гильдиясенә кабул ителгән беренче хатын-кыз була. Шул ук елда бу гильдиягә ире дә керә. 1708-1716 елларда Рюйш Дюссельдорфта Пфальц курфюрсты Иоганн Вильгельмда сарай яны рәссамы булып хезмәт итә. 1723 елда ул төньяк Нидерландның дәүләт лотереясе уйнатылуында 75 мең гульден ота. Рашель Рюйш художество иҗаты белән 65 елдан артык шөгыльләнгән – аның беренче картинасы 1681 ел белән, соңгы картинасы – 1747 ел белән даталана. Рюйшның тукымалары аның тормышы вакытында ук сөючеләрдә зур популярлык һәм сорауга ия булган; аларга бәяләр шактый югары булган. Рәссам үзенең живописец сәләтенә югары таләпләр куеп алар өстендә озак һәм җентекле эшләгән. Аның живописе Катарина Баккер иҗатына йогынты ясаган.

Искәрмәләр

Галерея

Әдәбият Erika Gemar-Költzsch: Holländische Stillebenmaler im 17. Jahrhundert, Lingen 1995 Marianne Berardi: Science into Art. Rachel Ruysch’s early development as a still-life painter, Pittsburgh 1998 Christina Haberlik; Ira Diana Mazzoni: 50 Klassiker — Künstlerinnen, Malerinnen, Bildhauerinnen und Photographinnen. Gerstenberg, Hildesheim 2002, ISBN 978-3-8067-2532-2

Сылтамалар Работы в музеях мира

Төркем:Рәссамнар