Хөсәен Ибраһим улы Нуршәрекъ () — фарсы классик җырчысы, шагыйре, Шәрыкъ илләре белән багланышлар буенча белгеч, Мәскәү консерваториясенең фарсы проектларын оештыручы.

Тәрҗемәи хәле Иранның Боруҗан шәһәрендә дөньяга килә. Хөсәен Нуршәрекъ балачагыннан ук атасы Ибраһим Мөхәммәдтән аваз (җыр) осталыгына өйрәнә. Ә атасы, үз чиратында, бу осталыкны үзенең бабасы, шагыйрь һәм җырчы, дин әһеле Али Әсгар Вәсалдан үзләштерә. Хөсәен Нуршәрекъ шулай ук Исфәһан остасы Мәлек Мәсуди һәм аның абыйсы Мәсүдтән тар музыка уен коралында да уйнарга өйрәнә.

Хосейн Нуршәрекънең югары юридик белеме - Россия Халыклар дуслыгы университетының бакалаврлык (2009) һәм магистрлык дипломы (2011) бар. Соңрак 2014 елда ул Мәскәү дәүләт мәдәният институты аспирантурасын тәмамлый, буенча «Һинд-Европа халыклары мәдәнияте феномены буларак җырлау тавышы: фарсы музыка традицияләре материалында системалы-типологик тикшеренүләр тәҗрибәсе» ) диссертациясен яклый.

Иҗаты 2008 елдан башлап Мәскәү консерваториясенә Иранның музыкаль традицияләрен өйрәнүдә һәм Россия белән Иран арасында мәдәни хезмәттәшлекне үстерүдә актив ярдәм итә. 2014 елдан башлап, фарсы мәдәнияте мәсьәләләре буенча фәнни консультант вазифаларын үтәп, Мәскәү консерваториясендә эшли.

2008-2016 еллар Мәскәү консерваториясендә Хөсәен Нуршәрекъ катнашында 30 дан артык иран классик музыкасы концертлары урын ала. Әлеге концертларда түбәндәге танылган фарсы композиторлары һәм башкаручылары катнаша: (тар, диван), Шәһрияр Назари (бәрмә музыка кораллары), һәм (тар, сетар), , Нәгыймә Голами, Мәэдә Табатабаи, (җырчылар) һәм "Солых", "Фиракъ", «Гамар», «Кәрван» музыкаль төркемнәре.

Россиянең Мәскәү, Екатеринбур, Казан, Смоленск, Петербург, Ярыслау шәһәрләрендә, шулай ук кайбер Австрия, Беларусия, Колумбия, Япония шәһәрләрендәге концертларда чыгыш ясый.

2020 елда Таҗлы вирус сәбәпле Мәскәүдә оештырылган "Мәскәү — мәдәниятләр чаты" интернет проектында катнаша. Әлеге проектның беренче "Мәскәү — Тәһран. Җырчы Хөсәен Нуршәрекъ" чыгарылышында 2013-2019 елларда урын алган Хөсәен Нуршәрекъ классик фарсы музыкасы концертларының видеоязмалары кулланыла.

Сылтамалар

Чыганаклар

Төркем:Җырчылар Төркем:Фарсы телле җырчылар