Каһир Рәсүлзадә (, 2007 елның маена кадәр Габдекаһир Габдерәсүл улы Нәзиров (, 1961 елның 8 марты, ССРБ, Таҗикстан ССР, Согыд өлкәсе, Гафуров районы, Кистакуз) — Таҗикстанның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2013 елның 23 ноябреннән Таҗикстан премьер-министры. Техник фәннәр кандидаты. «Таҗикстанның атказанган хезмәткәре».

Тәрҗемәи хәле

1961 елның 8 мартында Согыд өлкәсе Бабаҗан Гафуров исемендәге районның Кистакуз (2012 елдан Хистеварз) кышлагында туган. 1982 елда «инженер-гидротехник» белгечлеге буенча Таҗикстан авыл хуҗалыгы институтын (1992 елдан Шириншаһ Шаһтимер исемендәге Таҗик милли аграр университеты) тәмамлаган.

Хезмәт юлы Хезмәт эшчәнлеген Бабаҗан Гафуров исемендәге районның Хуҗанд шәһәрендә урнашкан «Таҗикирсовхозстрой» берләшмәсенең төзелеш лабораториясендә техник-контролер буларак башлый. Аннары җитештерү бүлеге инженеры, баш инженер, ПМК-4 башлыгы, «Таҗикирсовхозстрой» предприятиесе башлыгы вазыйфасында эшли.

2000–2006 елларда — Таҗикстан Республикасының мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.

2008 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен (2010 елдан Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты) тәмамлаган. Техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия.

2007–2013 елларда — Согыд өлкәсе РәисеРасулзода Қоҳир — Раиси вилояти Суғд.

2007 елның декабрендә һәм икенче тапкыр 2010 елның апрелендә ул Таҗикстан Республикасы Югары Мәҗлесенең (Маджлиси Оли) Милли мәҗлесе (Маджлиси милли) рәисенең беренче урынбасары итеп сайлана.

2013 елның 23 ноябрендә Таҗикстан премьер-министры итеп билгеләнгәнУказ Президента Республики Таджикистан от 23 ноября 2013 года № 43 «О назначении Кохира Расулзода Премьер-министром Республики Таджикистан».

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Таҗикстанның атказанган хезмәткәре» (Корманди шоистаи Тоҷикистон) 2018 — «Фидокорона хизматлари учун» (Фидакарь хезмәтләре өчен) ордены (Үзбәкстан) О награждении ряда Государственных и общественных деятелей, представителей культуры, науки и здравоохранения Республики Таджикистан. uza.uz, 29.08.2018

Гаилә хәле Өйләнгән, өч баласы бар.

Сылтамалар Биография Кохира Расулзода. ТАСС, 23.11.2013

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:Таҗикстан сәясәтчеләре Төркем:Таҗикстан премьер-министрлары Төркем:Таҗик аграр университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаучылар Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:«Фидокорона хизматлари учун» ордены кавалерлары