П.К. Ушков һәм К°ның Казан химия заводы - 1884 елда «П.К.Ушков һәм К°»сенең уртак пай нигезендә барлыкка килгән ширкәте. Идарәчеләре: И.П., А.И. һәм К.К. Ушковлар. Заводта күкташ (купорос) мае, сульфат, күкерт әчелеге һ.б. матдәләр җитештерелә. Эшчеләр саны 153 кеше (1902), 110 кеше (1913). Уртача көнлек эш хакы - 50 тиен (1902). 1918 елның маенда милке Совет хакимияте карамагына күчә. 1920-еллардагы янгыннан соң ябыла.
Искәрмәләр
Төркем:Казан тарихы