(, ) — нең Нижгар губернасы административ үзәге Түбән Новгород шәһәрендә 1906 елның 16-21 августында үткән җыелыш. 800 ләп делегат катнашында узганы билгеле.

Алтарих

1905 елның 22 гыйнвар көне башланган Беренче Россия инкыйлабы аркасында Россия империясе җәмгыяте халыкка күбрәк иреклекләр таләп итә башлый. Җирле мөселманнар җәмгыятендә шул ук араларда бара торган кадимчелек-җәдитчелек бәхәсләре, башка көнүзәк темаларын аралашу өчен Бөтенроссия мөселманнар корылтайларын оештыра башлый: 15.08.1905 — Түбән Новгород, «Густав Струве» пароходы, яшерен рәвештә (шәһәрдә Мәкәрҗә ярминкәсе узган вакытында), 120-ләп кеше 13-23.01.1906 — Санкт-Петербург, яшерен рәвештә, 100гә якын делегат .

Вакыт һәм урын Мәкәрҗә ярминкәсе көннәрендә Нижгарның «Общедоступный клуб»ы бинасында (Алексеевски урамы, 3). Чара рәсми рәвештә оештырыла, корылтайны үткәрүгә рөхсәт алу өчен Пётр Столыпин исеменә үтенеч җибәрелә.

Көн тәртибе эш-гамәлдә һәм укыту-өйрәтү барышында Мөхәммәт пәйгамбәр күрсәткән юлдан тайпылуларга каршы көрәш, мөселман мәктәп-мәдрәсәләре эшен яңартып кору турында һ.б. мәсьәләләр

Нәтиҗәләр «Иттифак әл-мөслимин» фиркасенең программасы кабул ителә 15 кешелек ҮК сайлана Төп карарлары: II Дәүләт думасын чакыруны тизләтүгә һәм игълан ителгән ирекнең тормышка ашырылуына ирешергә; халык мәгарифе системасын тулаем үзгәртеп корырга: 8 яшенә җиткән барлык малай һәм кызларны башлангыч мәктәптә мәҗбүри укытуны кертергә; барлык мөселман уку йортларында уку-укытуны бердәй программа нигезендә ана телендә башкарырга, рус телен аерым предмет буларак укытылырга; барлык югары сыйныфларда, мөмкинлек булганда башлангыч сыйныфларда да, төрек телен өйрәнергә; бердәй уку-укыту программасын тизрәк булдыру өчен Россия шәһәрләрендә 1907 елның маенда укытучылар җыеннарын, шул елның августында Казанда Бөтенроссия мөселман укытучылар корылтаен уздырырга; мөселман уку йортларын һәм земство оешмалары финансларга тиеш; уку йортлары эшчәнлегенә күзәтчелек итүне сайлаулы коллегия башкаруына тапшырырга; мөселманнар диния идарәсе эшчәнлегенә үзгәрешләр кертергә: мөфти һәр 5 ел саен сайлап куелырга; мөселман һәм православие дин әһелләре бертигез хокукка ия булырга; мөселманнарга кагылышлы барлык мәхкәмә эшләрен хәл итү Мәхкәмәи Исламиягә тапшырылырга, аларны караудан дәүләт оешмалары азат ителергә; Россиядә мөселманнарның сайлап куелган иң югары вәкиле – Рәисүл Голяма вазифасын булдырырга, аңа мөселманнар гозерен белдерү өчен турыдан-туры император җәнапларына мөрәҗәгать итү хокукы бирергә.

Катнашучылар

Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы Исмәгыйль Гаспринский 1851-03-08 Avdzhikoy Париж университетыSimferopol gymnasium №1Voronezh Cadet CorpsИкенче Мәскәү кадет корпусы сәясәтченәширжурналистязучыинтеллектуалукытучыпедагогjournal editor Zıncırlı mädräsäseТәрҗеман Ismail Gaspirali 1914-09-11 Габдрәшит Ибраһимов 1857-04-23 Тара (шәһәр) Кышкар мәдрәсәсе журналистязучы Ырынбур мөселман диния нәзарәте Abdurresid Ibrahim 1944-08-31 Галимҗан Баруди 1857-02-17 Кече Кавал галимпедагог Galimjan Barudi 1921-12-06 Галимәрдән Тупчыбашев 1862-05-04 Тбилиси Санкт-Петербург дәүләт университетының юридик факультетыСанкт-Петербург император университетыТифлис гимназиясе адвокатсәясәтче Alimardan bey Topchubashov 1934-11-08 Сәетгәрәй Алкин 1867-07-13 Алкин Казан император университетыБеренче Казан ирләр гимназиясе адвокатсәясәтче «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе Said-Girey Alkin 1919 Әхмәтһади Максуди 1868-09-28 Ташсу «Касыймия» мәдрәсәсе журналисттелбелгеч Ahmedhadi Maksudi 1941-06-28 Муса Бигиев 1874-09-24 Кикин Әл-Әзһәр университеты«Касыймия» мәдрәсәсереаль укуханәсеБохараМәккәМәдинәDarul Uloom DeobandСанкт-Петербург император университетыМумбай университетыZıncırlı mädräsäse голәмәфәлсәфәчеилаһиятчепублицистязучысөйләм тәрҗемәчесе Хөсәения мәдрәсәсеӨлфәтСанкт-Петербург шәһәренең җәмигъ мәчете«Әл-Мөнбәр» газетасы Musa Bigiev 1949-10-28 Йосыф Акчура 1876-11-02 Сембер Күләле хәрби лицееТөркия хәрби академиясеСәяси фәннәр ирекле мәктәбеПариж университеты сәясәтчеязучыуниверситет профессорытарихчыпублицистсәясәт белгечеактивист Истанбул университетыТөркия тарих җәмгыятеТөркия Кызыл ярымае«Мөхәммәдия» мәдрәсәсеКазан мөхбиреТөркиләр йортыӘнкара университетыӘнкара университеты сәясәт фәннәре факультеты Yusuf Akçura 1935-03-11 Һади Атласи 1876-08-29 Түбән Чәке Буа мәдрәсәсеКаргалы мәдрәсәләре сәясәтчетарихчытөркиятчеукытучыпублицист Буа мәдрәсәсеӘлмәт Hadi Atlasi 1938-02-15

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Патша-халык мөселман җәмгыяте

1917 елгы Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае Бөтенрусия мөселманнарының милли шурасы 1917 елгы Бөтенрусия мөселманнарының икенче корылтае Милләт Мәҗлесе

Төркем:Түбән Новгород Төркем:Россия империясендә ислам Төркем:1906 ел Төркем:Ислам тарихы