Али Воронович, Али (Алей) Исмәгыйль (Исмаил) улы Воронович (Али Исмаилович Воронович; 1968 елның 7 октябре, СССР, Беларусия ССР, Минск) — беларусияле ислам дин әһеле, Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәтенең (икенче) мөфтие (2011 елдан).

Тәрҗемәи хәле 1968 елның 7 октябрендә Беларус Совет Социалистик Республикасы башкаласы Минскида дин әһеле гаиләсендә туган. 600 ел элек Литва кенәзлегенә Кенәз Витовт чакыруы буенча күчеп килгән Алтын Урда татарларының токымыКалиль Кабдулвахитов. Али Воронович о потомках шляхтичей и молитве за султана. IslamNews, 21.02.2012. Балачакта, мәктәптә укыганда каникул көннәрендә, эшли башлагач, отпуск вакытларында Гродно өлкәсе Навагрудак шәһәрендә яшәүче намаз ияләре (әнисе ягыннан) әбисе белән бабасында кунакта булган.

1976—1986 елларда Минск шәһәренең 46нчы урта мәктәбендә укыган һәм аны алтын медаль белән тәмамлаган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1986 елда Беларус политехника институтына (хәзерге Беларус милли ) укырга кергән. Беренче курстан соң армиягә алынган, 1987—1989 елларда СССР Хәрби-диңгез флотында (Кара диңгездә) хәрби хезмәт үткән. 1993 елда институтны тәмамлагач, сигез ел (1993 елдан 2001 елга кадәр) заводта автоматик линияләрнең махсус конструкторлык бюросында инженер-конструктор булып эшләгән. Бу вакытта дини эшчәнлек белән актив шөгыльләнә башлаган. Исламны өйрәнергә этәргән әтисе аркасында дингә килгән (2002 елда әтисе Исмаил Беларусның беренче мөфтие булган).

1998 елдан 2004 елга кадәр Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе мөфтияте әгъзасы булган. 2001 елда конструкторлык бюросыннан эштән киткән һәм мөфтияттә эшли башлаган. 2004 елда Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәтенә күчкән, анда 2011 елга кадәр мөфтият әгъзасы булып эшләгәнСостав руководящих органов. ДУМБел.

2011 елда Беларусь Республикасында беренче мөфти һәм БР мөселманнарның диния нәзарәтенә нигез салучы, Алинең әтисе Исмаил Воронович вафат булганнан соң, республика мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттан тыш узган Съездында (мәҗлес) (анда Диния нәзарәтенә кергән барлык җирле дини җәмгыятьләрдән сайланган 18 делегат, «Ислам яктылыгы» (Свет Ислама) мөселман җәмгыяте әгъзалары, шулай ук илнең башка шәһәрләреннән килгән (тавыш бирү хокукыннан башка) кунаклар катнашканВ Беларуси избран новый муфтий. islam.ru, 21.09.2011) Беларусь Республикасында мөселманнарның Диния нәзарәте мөфтие итеп Исмаил Вороновичның улы Али хәзрәт Воронович сайланган.

2003—2004 елларда Төркиядә имамнарның квалификациясен күтәрү курсларында белем алган. 2005 елда Казанның «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсенә читтән торып укырга кергән һәм укуын 2009 елда тәмамлаган. 2009 елда Казанда Россия ислам институтының теология факультетына читтән торып уку бүлегенә укырга кергән һәм аны 2014 елда кызыл диплом белән тәмамлаган.

Али Воронович, мөфти вазифасыннан тыш, Гомель шәһәрендәге мөселманнарның дини җәмгыяте имамы. «Мусульманский вестник» газетасының һәм сайтның баш мөхәррире.

Шәхси тормышы Өйләнгән, хатыны Фатима Воронович Анастасия Петрова. Ловчицкий мизар имеет особое значение для всех татар-мусульман Беларуси. Новае жыццё, 23.06.2020. Дүрт баласы бар: Хәдиҗә, Мостафа, Әхмәт, Әминә. Спорт туризмы белән актив шөгыльләнә, бу спорт төре буенча берничә тапкыр Беларусь һәм Минск чемпионатларында җиңүче һәм призер булган.

Искәрмәләр

Сылтамалар Состав руководящих органов. ДУМБел Калиль Кабдулвахитов. Али Воронович о потомках шляхтичей и молитве за султана. IslamNews, 21.02.2012

Төркем:Ислам дине әһелләре Төркем:Беларус техник университетын тәмамлаучылар Төркем:«Мөхәммәдия» (Казан) мәдрәсәсен тәмамлаучылар Төркем:Россия ислам институтын (Казан) тәмамлаучылар Төркем:Мөфтиләр Төркем:Липка татарлары