Маркино (Урыс Сәләмәсе) — Россиянең Пенза өлкәсенең Сосновоборский районындагы авыл. Маркино авыл советының административ үзәге.
Атамасы
Сәләмәс сүзе сыромястан чыккан (ә сыромяс исә, сырма — чуашчадан чокыр дигәннән).
Тарихы 1960 елда РСФСР Югары Советы Президиумы указы белән Русский Сыромясс авылы Маркино дип үзгәртелә.
XX гасырда авыл советы үзәгенә Сәләмәс авылыннан татарлар күпләп күченә, бүгенге көндә татарларлар күпчелектә.
Халык саны
2020 елгы җанисәп буенча авылда 228 кеше яшәгән, шул исәптән мордва 10 % (22 кеше), руслар 41 % (93), татарлар 45 % (103), төрекләр 2 % (5).Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Пенза өлкәсе буенча территориаль органы.
Истәлекле урыннары Авылда Изге Михаил Архангел чиркәве бар.
Танылган кешеләре
Николай Маркин (1893—1918) — революционер, Гражданнар сугышы герое.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары