Ориноко () — Көньяк Америкадагы елга, нигездә Венесуэла аша ага һәм Атлантик океанга коя. Озынлыгы 2740 километрОриноко : [арх. 3 января 2023] // Океанариум — Оясио. — М. : Большая российская энциклопедия, 2014. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 24). — ISBN 978-5-85270-361-3..

Этимология Таманук кабиләсе индеецлары телендә Ориноко — «зур елга»Поспелов Е.М. Географические названия мира. Топонимический словарь / Под ред. Р. А. Агеевой. — М.: Астрель, АСТ, 2002. — 504 с. — ISBN 5-89216-029-7..

Тарих Ориноко ярларында борынгыдан ук бик күп петроглифлар калдырган кешеләр яшәгән.

Фаразланганча, Ориноко тамагы европалылар тарафыннан 1498 елда Христофор Колумб сәяхәте вакытында ачылаОриноко : [арх. 3 января 2023] // Океанариум — Оясио. — М. : Большая российская энциклопедия, 2014. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 24). — ISBN 978-5-85270-361-3..

1886 елның 18 декабрендә Жан Шафанжон Ориноко чишмәсенең табылуы турында игълан итә. Чынлыкта европалылардан беренче булып чын чыганакны 1951 елда француз Жозеф Грелье табаПоспелов Е.М. Географические названия мира. Топонимический словарь / Под ред. Р. А. Агеевой. — М.: Астрель, АСТ, 2002. — 504 с. — ISBN 5-89216-029-7..

География

Ориноконың озынлыгы 2740 км. Бассейнының мәйданы 948 000 км² (Британия энциклопедиясе мәгълүматлары буенча), Зур Россия энциклопедиясе мәгълүматлары буенча — 1 100 000 км²Ориноко : [арх. 3 января 2023] // Океанариум — Оясио. — М. : Большая российская энциклопедия, 2014. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 24). — ISBN 978-5-85270-361-3..

Ориноко Венесуэла һәм Угето елгалары кушылудан барлыкка килә, алар Гвиана яссы таулыгының көньяк-көнбатыш өлешендә, Бразилия чигендә Дельгадо-Чальбауд тавы янында башлана. Аннан елга киң дуга буйлап, башта көньяк-көнбатышка, аннары көнбатышка, аннары төньякка һәм төньяк-көнчыгышка ага. Атлантик океанга Тринидад утравы каршында коя, мәйданы 20 000 км² булган диңгез яры буйлап якынча 300 км га сузылган дельта хасил итәОриноко // Словарь современных географических названий/ Рус. геогр. о-во. Моск. центр; Под общ. ред. акад. В. М. Котлякова. Институт географии РАН. — Екатеринбург: У-Фактория, 2006.. Монда Ориноко 36 тармакка һәм күпсанлы ермакларга бүленә. Төп тармаклар: Манамо (сулда), Макарео (суднолар йөри торган), Бока-Гранде (уңда һәм иң зурысы; киңлеге 15—20 км)Ориноко // Латинская Америка : энциклопедический справочник : Т. 2 : К — Я / гл. ред. В. В. Вольский. — М. : Советская энциклопедия, 1982. — 656 с. — 50 000 экз..

Ташу вакытында елганың киңлеге 22 километрга, ә тирәнлеге 100 метрга җитә. Суднолар йөри. Елга суднолары Пуэрто-Аякучо шәһәренә, ә яңгырлар вакытында Гуавьяре елгасы тамагына кадәр барып җитәОриноко : [арх. 3 января 2023] // Океанариум — Оясио. — М. : Большая российская энциклопедия, 2014. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 24). — ISBN 978-5-85270-361-3.. Ориноко системасындагы су юлларының гомуми озынлыгы 12 000 км чамасыОриноко // Словарь современных географических названий/ Рус. геогр. о-во. Моск. центр; Под общ. ред. акад. В. М. Котлякова. Институт географии РАН. — Екатеринбург: У-Фактория, 2006.. Туфракны казып алу океан судноларына Атлантик океаннан агым уңаена 435 км өскә таба Сьюдад-Боливарга барып җитәргә мөмкинлек бирә. Дельта башында су чыгымы 29 000 м³/с.

Ориноко елгасының үзенчәлеге шунда, ул елгалар бифуркациясенең классик үрнәге булып тора. Ориноко тармагы буларак башланып, Амазонка кушылдыгы Риу-Неграга коя торган Касикьяре елгасы Ориноко белән Амазонка арасында табигый канал формалаштыра.

Кушылдыклар Венесуэла елгаларының күпчелеге — Ориноко кушылдыклары. Иң эре кушылдыклары: уңнан — Вентуари, Каура, Карони; сулдан — Гуавьяре, Мета, Апуре, ВичадаОриноко // Словарь современных географических названий/ Рус. геогр. о-во. Моск. центр; Под общ. ред. акад. В. М. Котлякова. Институт географии РАН. — Екатеринбург: У-Фактория, 2006.

Флора һәм фауна 1800 елда Александр фон Гумбольдт елганы тикшерә һәм алсу елга дельфиннарын билгели, флора һәм фаунаны тасвирлый.

Елга Амазонка дельфиннары һәм Ориноко крокодилы — крокодилларның иң сирәк төре, шулай ук дөньяда битуминозлы комнарның (авыр нефтьнең) иң зур запаслары белән билгеле.

Искәрмәләр

Әдәбият

.

Поспелов Е.М. Географические названия мира. Топонимический словарь / Под ред. Р. А. Агеевой. — М.: Астрель, АСТ, 2002. — 504 с. — ISBN 5-89216-029-7.

Төркем:Чик буе елгалары Төркем:Әлифба буенча елгалар Төркем:Әлифба буенча су объектлары