Симонов урамы, Михаил Симонов урамы () — Казанның Авиатөзелеш районындагы урам. Шатура урамының Челюскин урамы белән киселешеннән башлана, Годовиков урамы белән киселештә тәмамлана. Ленинград, Лукин, Кече Печёра, Чапаев урамнары белән кисешә. Советлар Берлеге каһарманы очучы-сынаучы Михаил Симонов (1913-2004) исемен йөртә.

Тарих Элек Шатура урамының бер өлеше булган. 2005 елда Казан шәһәр администрациясе башлыгы карары белән Казанның Авиатөзелеш районындагы Шатура урамының Годовиков һәм Челюскин урамнары арасындагы өлешенә Советлар Берлеге каһарманы, Хәрби-Һава көчләре полковнигы, сугыштан соң очучы-сынаучы, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендәге очучылар отряды командиры булып эшләгән Михаил Васильевич Симонов (1913-2004) истәлегенә Симонов урамы исеме бирелә Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани» .

Игътибарга лаек объектлар 5нче йорт — 62нче урта мәктәп 17нче йорт — 33нче урта мәктәп

Галерея

Сылтамалар Симонов урамы Казан картасында

Искәрмәләр

Төркем:Казанның Авиатөзелеш районы урамнары