Модификатор-төймәләр () — санак төймәсарының төймәләре, алар үзләре берни дә эшләмиләр, әмма башка төймәләр белән тиңдәшлектә шушы төймәләрнең тәртипләрен үзгәртәләр.
Мәсәлән, күп төрле төймәсар җәеменәрендә төймәсенә басу «а» хәрефен кертә, ә төймәләр тиңдәшлегенә басу — баш хәрефен: «А». төймәсенең нинди эшкә билгеләнүе программадан карый, ә төймәләр тиңдәшлеге — агымдагы тәрәзәне яба. һәм төймәләрнең үзләренә генә басу бернәрсә дә эшләми (яисә ярдәмче вакыйгалар эшләргә мөмкин әле).
Джеф Раскин (интерфейслар буенча белгеч), режимнарны чын күчерүдән аермалап, модификатор-төймә басылган чакны «квази-режим» («quasimode») дип атый.
Тарих Язу машинкаларындагы чүкеччеккә икешәр литера урнаштырып була икәнлеге ачыкланган. Бер литера белән, аннары икенчесе белән алмаш-тилмәш бастыру өчен, каретканы аз гына өскә күчергәннәр — шушыннан төймәсенең исеме чыккан: «күчерү».
Видеотерминалларның беренче көннәрендә андагы гади челтәрләр беркетмәләрен (протоколларын) кул белән маташтырырга кирәк булган — ә моның өчен идарә итү символларын кертергә кирәк иде. Моның белән төймәсе шөгыльләнгән ( — «идарәче»).
Эшлекле санакларга күп төрле төймәләр тиңдәшлекләре кирәк икәнлеге ачыкланган — шуңа күрә төймәләр тиңдәшлекләренә махус итеп IBM PC-га (1981) төймәсен өстәгәннәр.
ZX-Spectrum дигән шактый очсыз дешевом йорт санагында 40 төймә генә булган. Аның үзенең модификатор-төймәсе булган — , символларны кертү.
Ауропаның төймәсар җәемнәрендә Alt төймәләренең берсе (альтернатив график) сыман эшли башлаган.
График интерфейсларда беренче юл салучы булган IBM-га ярашлылыксыз төрле санаклар — Apple, Sun, Amiga — операцион система функцияларын гына эшли торган төймәләрне өстәделәр: , , . Мода артыннан куып Microsoft 1995 елда үзенең система төймәсен ясады — .
Персональ санакларда Төймә Сүзгә-сүз тәрҗемә Санак(лар) Нинди эшкә билгеләнгән Мөстәкыйль басу
Күчеш Барысы да диярлек Зур хәреф белән язарга Кайчагында — Caps Lock-ны сүндерү
Идарәче символлар Күбесе Идарәче символларны кертүХәзерге заман ОС-ларда — «кайнар төймәләр» тиңдәшлеге Кайчагында — телне күчерү, тычкан курсорын эзләү , Өстәмә функцияләр PC, Mac «Кайнар төймәләр» тиңдәшлеге; ассызылган хәреф буенча күчү Менюга күчү ( белән беррәттән)
Альтернатив язылыш Ауропага исәпләнгән аерым ПК-лар (заманча ОС-ларда булырга да, булмаска да мөмкин, төймәсар җәеменә карый) Аурупа телләренең өстәмә символларын кертү
Команда Mac «Кайнар төймәләр» тиңдәшлеге , Символ ZX-Spectrum һ. б. чикләнгән төймәсар белән санаклар һәм телефоннар Тыныш билгеләрен, махсус символларны кертү Кайбер җайланмаларда (Nokia Asha) — символлар менюсы Система төймәләре: , , , ...) PC, Sun һ. б. график ОС-лы санаклар ОС-ның тәрәзәле менедеджерының функцияләре ОС-ның башлаугыч менюсы
Функция Ноутбуклар, кечкенә һәм мультимедиа төймәсарлар Стандарт төймәсарнын ике төрле төймәләре, яки төймә һәм санакның өстәмә функциясе.
График Кайбер 1980-нче елларның өй санаклары Псевдографик символларын кертү
Башка җайланмаларда Модификатор-төймәләр санлы фотоаппаратларда киң кулланылалар. Мәсәлән: Төшерү төймәсенә башка төймәләр белән тиңдәшлектә яртыбасу — экспозицияне яки фокусны теркәли. Дискны әләндерү — экспозицияны алмаштыра; «ISO» төймәсенә басу + дискны әйләндерү — фотоаппаратның сизгерлеген алмаштыра. Җыйнак фотоаппаратларда «MF» төймәсенә басу + дискны әйләндеру — кул белән фокусировка. Кайбер фотографлар тәнкыйтьләйләр бу төзелешне, башкалар — рәхәтләнеп төймәләр белән файдаланалар.
Сылтамалар Bucky bits in the Jargon file. 2017 елның 14 августында тикшерелгән. K. Kimura (2001-04-15). "SandS機能お試しアプレット" (Япон телендә). Төп нөсхәдән 2002 елның 15 февралендә архивланган. 2017 елның 14 августында тикшерелгән. «At home modifier – Home». 2017 елның 14 августында тикшерелгән.
Төркем:Төймәсар төймәләре