Химар ( пәрдә, япма (хатын-кызлар); вуаль) — мөселман хатын-кызлары башларын һәм күкрәкләренең алгы өлешен каплый торган яулык, ләкин йөзләрен түгел . Кайвакыт ул яулыкны гына түгел, ә гомумән теләсә нинди каплауны да аңлата ала.
Ислам дине буенча гаурәт урыннар гына капланырга тиеш. Хатын-кызның йөзе, беләкләренә кадәр ике учы һәм тубыкларына кадәр аяк башларыннан кала бар җирләре дә гаурәт.
Гарәпстанда хатын-кызлар ислам килгәнче үк химар яулыклары кигәннәр, ләкин гадәттә муеннарын һәм күкрәкләрен капламаган. Бу хиҗаб төшенчәсе белән бер үк түгел, ләкин кайвакыт «хиҗаб» сүзе «баш яулыгы» дип тә тәрҗемә ителә. «Нур» сүрәсенең 31 нче аятендә яңа гына мөселман булган хатын-кызларга карата таләп бар: «…һәм пәрдәләрен күкрәкләренә япсыннар…». Бу аятьтә химар сүзе күплек санда кулланыла ( хумур).
Хиҗап — яшәү рәвеше, иман һәм уй-фикерләрнең киемдә чагылышы итеп кабул ителә. Кием үтә күренмәле булмасын һәм тәнгә сыланып, ябышып тормасын. Ислам билгеле бер төстәге кием кияргә куша. Мөселманнар өчен иң яхшысы — ак төс.
Шулай ук карагыз
Хиҗаб
Искәрмәләр
Сылтамалар Мөселман хатын-кызның киеме нинди була?
Төркем:Ислам терминнары Төркем:Исламда кием