Насер Макарем Ширази ( 1924 елның 3 декабрендә туган, Шираз) — Иран ислам дине белгече, Бөек аятулла. Аятулла барлыгы 100 дән артык китап язган. Эшләре дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән, авторның исеме Ираннан еракта да билгеле.
Биографиясе Ул 1924 елда (һиҗри буенча 1345 елда) Ширазда дини гаиләдә туган. Башлангыч һәм урта мәктәпне туган шәһәре Ширазда тәмамлаган. Мәкарем Ширазига унсигез яшь тулгач, ул туган шәһәре Шираздан китеп, белемен Ком һәм Нәҗәф шәһәрләрендә дәвам иткән.
Нәҗәфтән кайткач, Мәкарем Ширази Комда урнаша һәм дини һәм укыту эшчәнлеген башлый .
Теологиягә багышланган әсәрләре һәм керткән өлеше Аятулла Мәкарем Ширази ислам тәгълиматы, ислам хокукы, ислам фәннәре, Коръән тәфсире һәм башка күп темалар буенча күп санлы хезмәтләр авторы. Аның китапларының күбесе башка телләргә тәрҗемә ителгән. Ул шулай ук Коръән тәрҗемәләре белән дә билгеле.
Аятолла Мәкарем Ширази барлыгы 100 дән артык китап язган.
Сәяси карашлары Ул шулай ук 2010 елда Иранның дәүләт карамагындагы IRNA мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Холокостны «ихрафат» дип атавы һәм сионистларның аның дөресме-юкмы икәнен ачыкларга тырышучыларны төрмәгә утыртулары, яһүдләр үзләрен корбан итеп күрсәтә алулары турында әйтүе белән дә билгеле.
Ширази Иран демократия активисты Рузбех Фараханипурны (ислам режимы урынына дөньяви һәм демократик хөкүмәт урнаштыруга омтылучыны) үтерүгә чакырып фәтва чыгара. Ул шулай ук зина кылучылар һәм гомосексуалистларны таш белән атып үтерүне хуплый..
Искәрмәләр
Сылтамалар Аятолла Макарем Ширазиның рәсми сайты Мәкарем Ширазиның фәтвалар җыентыгы, «Шәригать кагыйдәләрен аңлату» Макарем Ширазиның «Хаҗ һәм Умра» фатвалары җыентыгы Мәкарем Ширазиның шәригать сорауларына җаваплары
Төркем:Иран аятуллалары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1924 елда туганнар Төркем:3 декабрь көнне туганнар