Кызылбаш () — розачалар семьялыгына караган күпьеллык үләнчел тамырчалы үсемлекләр, сирәгрәк ярымкуак һәм куаклар ыругы, якынча 40 ботаник төрне үз эченә ала. Аның ареалы Төньяк ярымшарның барлык урта климатлы төбәкләрен диярлек үз эченә ала.
Атамасы Ыругның латинча исеме — кан һәм — сеңдерү сүзләреннән килеп чыккан. Бу үсемлекнең традицион Европа һәм Азия медицинасында эчке һәм тышкы кан китүдән саклану чарасы буларак кулланылуын чагылдыра. Кайбер төрләрнең чәчәкләре кызыл төстә булганлыктан, татарча кызылбаш дип атала .
Ботаник тасвирлама
20-200 см биеклектәге күпьеллык тамырчалы үләнчел үсемлекләр . Тамыр системасының аскы өлешендә күпсанлы, яхшы үсеш алган, орчыксыман тамырлары бар.
Бердән башлап унга кадәр, яки аннан да артык сабагы бар, алар туры, ялангач яки сирәк кенә төкле.
Яфраклары сусыл, үләнсыман, төпкә һәм сабакка тоташалар. Төпчек яфраклары ачык күренә, яфрак сабы белән тоташ. Яфрак җәймәсе озынча-эллиптик, озынлыгы 5-55 см, аскы яфраклары иң эреләре, ә өске яфраклары тамырдан ераклашкан саен кечерәя. Яфраклары сыңар каурыйсыман, (3-)7-21 яфраклы, йомры, овал яки озынча, утырма яки кайвакыт саплы. Яфрак кырые шома, түгәрәк тешле яки тешле, өслеге шома яки сирәк төкләргә ия.
Чәчәк оешмалары сабак очында яки өске яфракларның култыксаларында урнашкан, күп чәчәкле, 50-500 дән артык чәчәк тыгыз башакта җыелган, формасы цилиндриктан алып эллиптикка кадәр төрлечә. Төкләре юк яки төрле дәрәҗәдә була.
Чәчәкләре вак, кара кызыл, башаксыман тыгыз чәчәк төркемендә. Җимеше — саргылт көрән 4 кырлы чикләвекчек. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.
Таралу һәм экология Табигый ареалы Азия, Европа һәм Төньяк Американы үз эченә ала. Кытайда җиде, шул исәптән бер эндемик төре, үсә; элеккеге СССРда якынча 10 төр үсә. Татарстан территориясендә бер төре — дарулы кызылбаш (S. officinalis) таралган. Кече елгаларның тугайларында, куаклар арасында, урман буйларында һәм аланнарда үсә.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kyzylbash
Икътисади әһәмияте һәм кулланылышы
Традицион һәм рәсми медицинада, шулай ук ветеринария фәнендә дару үсемлекләре буларак кулланыла .Тамыр һәм тамырчаларында дуплау матдәләре, крахмал, эфир мае, сапониннар, органик кислоталар, микроэлементлар бар.
Халык медицинасында тамыр һәм тамырчаларыннан әзерләнгән төнәтмә кан туктату, ялкынсынуга каршы һәм бөрештергеч чара буларак кулланыла.
Искәрмәләр
Әдәбият
Sanguisorba // Ботанический словарь / сост. Н. И. Анненков. — СПб.: Тип. Имп. АН, 1878. — XXI + 645 с.
Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Биология Төркем:Дару үләннәре