Спортчы (велоузыш) Илдар Арсланов (1994) белән бутамагыз.

Илдар Арсланов, Илдар Нури улы Арсланов (Ильдар Нуриевич Арсланов; 1947 елның 26 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан ― 2021 елның 7 апреле, РФ, ТР, Казан) ― виртуоз музыкант (пианист), педагог. Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюе кафедрасы концертмейстеры. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2018).

Тәрҗемәи хәле 1947 елның 26 гыйнварында татар шагыйре Нури Арслановның (1912―1991) шагыйрә Әминә Бикчәнтәева (1913―1986) белән беренче гаиләсендә туганАльбина Абсалямова. Нури Арсланов: «А вдруг он был талантливее меня?..» «Вестник», 26.07.2019. Әтисе, Бөек Ватан сугышында катнашкан Нури Газиз улы 1943 елның языннан 1946 елның җәенәчә Татарстанның Буа һәм Яшел Үзән шәһәрләре хәрби комиссариатларында өлкән инструктор булып хезмәт иткән, әнисе Әминә Әхмәт кызы 1945―1947 елларда Казан химия заводы тулай торагында тәрбияче, мәктәптә китапханәче, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгән. Кыз туганы Зөбәрҗәт.

Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Шамил Тимербулатов, булачак мари композиторлары Сергей Маков, Анатолий Незнакин белән бер курста укыганОднокурсники. Всё впереди. Музей истории музыкального училища Вконтакте, 2.05.2023.

Казан дәүләт мәдәният институтының халык биюе кафедрасында концертмейстер булып эшләгән. Виртуоз пианист, зур профессиональ багажлы тәҗрибәле концертмейстер, татар музыкасы белгече, педагог буларак билгеле була.

Казанның Мәскәү районында 2014 елда ачылган «Шарм» сәнгать үзәге ()О Центре искусств «Шарм». edu.tatar.ru өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә эшләгәнАрсланов Ильдар Нуриевич, МБУДО "Центр искусств "Шарм" Московского района города Казани. 2017 елның 9 декабрендә югары профессионализмы, осталыгы һәм хореография сәнгатен үстерүгә өлеш кертүе өчен балалар һәм яшүсмерләр иҗатының «Йолдызлы Барс 2017» Ачык Бөтенроссия фестиваль-конкурсының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

2021 елның 7 апрелендә Казанда COVID‑19 коронавирус авыруыннан вафат булганНури Арсланов һәм Әминә Бикчәнтәеваның улы, музыкант Илдар Арсланов ковидтан вафат. Интертат, 7.04.2021. Әнисе Әминә Бикчәнтәева кабере янәшәсендә җирләнгән Ушел из жизни талантливейший музыкант,пианист,концертмейстер- Заслуженный деятель искусств РТ Ильдар Нуриевич Арсланов. Айгуль Зайнуллина Вконтакте, 9.04.2021.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2018 ― Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Признание заслуг. «Республика Татарстан», 21.09.2018

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Рәисә Рәшит кызы Минһаҗетдинова, Казанның 96нчы мәктәбендә башлангыч класслар укытучысыБольшеключинская средняя школа в Телеграм К 110-летию Амины Бикчантаевой. Большеключинская средняя школа Вконтакте, 24.03.2023.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Л. Лерон. Нури Арсланов васыяте. «Идел», 2017 ел, № 9. ― Б.8. Гүзәл Камал. Зөбәрҗәт Арсланова: «Әнинең төше чынга ашты». «Акчарлак», 4.10.2018. ― Б.11.

Сылтамалар

Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Татарстан музыкантлары Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казан мәдәният институты укытучылары Төркем:Педагоглар Төркем:Пианистлар Төркем:Концертмейстерлар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Нури АрслановТөркем:COVID-19 коронавирус авыруыннан вафат булучылар