Кызыл Сука (, ) — Удмурт Республикасының Кыяс районындагы юкка чыккан татар авылы. Тауҗамал авылы советына карган булган.

Географиясе Авыл республиканың көньяк өлешендә, ылыслы-киң яфраклы урманнар зонасында, Сарапул калкулыгы эчендә, районның административ үзәге Кыяс авылыннан якынча 14 километр (туры сызык буенча) көньяк-көнбатышта урнашкан. Абсолют биеклек диңгез өслегеннән 98 метр биеклектә .

Климаты Климат уртача континенталь дип характерлана, озын, салкын кышлар, кар аз ява һәм җәй чагыштырмача җылы була. Уртача еллык һава температурасы 2,3 °C. Иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы 18,9 °C (абсолют максимум — 38 °C); иң салкынныкы (гыйнвар) −14,3 °C (абсолют минимум — 48 °C). Актив үсү чоры 130—135 көн дәвам итә. Уртача еллык явым-төшем күләме 500—600 мм, шуның 371 ммы апрель һәм октябрь арасында ява. Кар капламы 160—165 көн дәвам итә .

Тарихы

Авыл 1930-еллардан билгеле, ул вакытта биредә 31 кеше яшәгән.Списки сельсоветов и населенных пунктов по районам ТАССР. Казань, 1930. 1948 елга кадәр Әгерҗе районына карган, аннары Удмуртиягә күчә.Татарская АССР: Административно-территориальное деление на 1 января 1948 года/ Сост.: Г.С.Губайдуллин. - Казань: Татгосиздат, 1948. - 220 с.

Соңгы тапкыр 1959 елда исәпкә алына, ул вакыт 80 кеше яшәгән, халкы татарлардан торган.Всесоюзная перепись населения 1959 г. Предварительные итоги. Численность наличного и постоянного населения и лиц в возрасте 18 лет и старше по каждому сельскому населенному пункту с указанием численно преобладающей национальности (форма Б) по Удмуртской АССР. // РГАЭ. Ф. 1562. Оп. 336. Д. 3704.

Искәрмәләр

Төркем:Удмуртия татар авыллары Төркем:Кыяс районы торак пунктлары