Сэр Джо́шуа Ре́йнольдс, Ре́йнолдс; ; (инглиз телендә: Joshua Reynolds; 1723 елның 16 июле, Плимптон [хәзер Плимутның] шәһәр яны, Девон — 1792 елның 23 феврале, Лондон) — инглиз живописецы һәм теоретик, XVIII гасырның әйдәп баручы британ рәссамнарының берсе (замандашлары Уильям Хогарт һәм Томас Гейнсборо белән беррәттән), XVIII гасыр инглиз живописендә “зур стиль”нең () әйдәп баручы портретисты. Ул Король художестволар Академиясенең нигезләүчесе һәм беренче президенты, Лондон король җәмгыятенең әгъзасы булган. Антик сәнгать өйрәнү максаты белән барлыкка китерелгәнЧлен дилетантлар Җәмгыятенең әгъзасы булган. 1769 елда король Георг III тарафыннан рыцарьларга кабул ителгән булган. Тәрҗемәи хәле Джошуа Рейнольдс 1723 елның 16 июлендә Девоншир графлыгында Плимптонда туган булган. Ул нәсел каһиннәр каиләсендә унбер баладан өченчесе булган. Киләчәк живописецның әтисе гуманитар фәннәр бакалавры преподобный Сэмюэл Рейнольдс (1681—1745) —Плимптонда гимназия укытучысы, соңрак Оксфордта Баллиол-колледж остазы, — улын медик карьерасын әзерләгән, әмма яшүсмернең иртә ачылган сәнгатькә мәхәббәте һәм антиклык тарихы буенча китаплар укуы аның күңел тартуын билгеләгән. Рейнольдсның әнисе Теофила Рейнольдс булган (туганда фамилиясе Поттер: 1688—1756). Рейнольдсның берничә ир һәм кыз туганы, шул исәптән язучы Мэри Палмер (1716—1794), язучы-памфлетистка Элизабет Джонсон (1721—1800) һәм рәссам хатын-кыз Франсис Рейнольдс (1729—1807) булган. Киләчәк рәссам живописец-портретист, туплаучы һәм сәнгать теоретигы Джонатан Ричардсонның «Живопись теориясе очеркы» (Essay on the Theory of Painting, 1715) китабының әһәмияте зур булганDictionary of National Biography, 1885—1900/Reynolds, Joshua .

1740 елда Лондонда Рейнольдс кебек Девонда туган модалы портретист Томас Хадсонга өйрәнчек булып кереп Джошуа аның җитәкчелеге астында дүрт ел шөгыльләнгән. Хадсонда иске осталарның шул исәптән болонлы Гверчиноның рәсем тупламалары булган, Рейнольдс алардан күчермәләр ясаган. Гәрчә Рейнольдс дүрт ел дәвамында Хадсонның өйрәнчеге булган булса да, ул аның белән бары тик 1743 елның җәенә кадәр калган. Аннан соң ул рәссам-портретист булып эшләп Девонпортта тагын өч ел уздырган һәм 1744 елның ахырында Лондонга кайткан Postle M. Reynolds, Sir Joshua (1723—1792). — Oxford Dictionary of National Biography. — Oxford University Press, 2004; online edn, Oct 2009. — Retrieved 24 September 2010. 1749 елда Джошуа Урта Диңгез буенча сәяхәткә киткән. Ул Лиссабон, Кадис, Алжир һәм Меноркага зиярәт кылган. Меноркадан ул Италиядә Ливорнога, ә аннан соң Римга барган, анда иске осталарның, күбесенчә Тициан, Корреджо, Рафаэльнең картиналарын өйрәнеп һәм “зур стиль”гә ләззәт алып ике ел уздырган. Рейнольдсны әле малай чагында белгән Лорд Эджкамб аңа академик живописец-портретист Помпео Батонидан өйрәнергә тәкъдим иткән, әмма Рейнольдс аннан өйрәнәсе әйбер юк дип җавап биргән. Римда булганда аңа каты салкын тигән, шуңа күрә өлешчә чукракланган һәм шуннан соң кечкенә ишетү көпшәчеге алып йөри торган булган, аны шуның белән еш портретларда сурәтлиләр. Рейнольдс коры җир буенча Флоренция, Болонья, Венеция һәм Париж аша өйгә кайткан. Лондонга кайткач, 1752 елда, ул тиздән маһир портретист буларак ат казанган һәм инглиз рәссамнары арасында югары торыш алган. 1760 елда Рейнольдс Лестер-Филдсның (хәзер Лестер-сквер) көнбатыш ягында зур йортка күчкән анда эшләрен күрсәтергә һәм ярдәмчеләрне урнаштырырга мөмкин булган. Рейнольдс еш персонажларның позаларын башка рәссамнарның элеккеге эшләреннән алган. Натаниэль Хоун 1775 ел Король академиясендә күргәзмәгә тәкъдим ителгән “Фокусчы” (The Conjuror) дип аталган картинада бу практикадан көлгән (хәзер Дублинда Ирландиянең Милли галереясе тупланмасында). Картинада Рейнольдс картиналары өчен шулардан алган гравюралар өеме алдында утыручы рәссамның фигурасы (гәрчә Рейнольдска әз охшаган) сурәтләнгәнNewman J. Reynolds and Hone. Reynolds (Exhibition catalogue). — Royal Academy of Arts, 1986. — Рp. 344—354. Джошуа Рейнольдс аралашучан һәм интеллектуаль булган, аның Лондон аксөякләре арасында дуслары күп булган, алар арасында Сэмюэл Джонсон, Оливер Голдсмит, Эдмунд Бёрк, Джузеппе Баретти, Генри Трейл, Дэвид Гаррик һәм рәссам хатын-кыз Ангелика Кауфман булган Penny N. The Ambitious Man. Reynolds (Exhibition catalogue). — Royal Academy of Arts, 1986. — Р. 22. Рәссам-портретист буларак популярлыгына күрә Рейнольдс шул вакытның бай һәм мәшһүр кешеләре белән даими рәвештә аралашкан булган. 1764 елда рәссам «Клуб» (The Club) нигезләгән. Ул Джеррард-стрит, 9-да «Turks Head» йортының беренче катында бүлмәләр анфиладасында урнашкан булган. Баштагы катнашучылар арасында Бёрк, Беннет Лэнгтон, Топхэм Боклерк, Голдсмит, Энтони Шамиер, Томас Хокинс һәм Наджент булган, аларга Гаррик, Босуэлл һәм Шеридан кушылган. Ун ел эчендә әгъзалар саны утыз бишкә кадәр үскән. Клуб һәр дүшәмбе кичке аш һәм әңгәмә артында җыелган һәм сишәмбенең иртә башына кадәр дәвам иткән. Алдагы елларда ул ике атнага парламент сессияләре вакытында җыелган булган City of Westminster green plaques. Westminster City Council — Green Plaques Scheme. Archived from the original on 16 July 2012. Retrieved 7 July 2011 . Рейнольдс Король сәнгатьләр җәмгыятенең беренче әгъзаларыннан берсе булган, 1760 елда “Азат ассоциация”не, ә аннан соң Бөекбританиянең рәссамнар Җәмгыятен (Society of Artists of Great Britain) нигезләргә ярдәм иткән. 1763 елда ул Сэмюэль Джонсон, Оливер Голдсмит һәм башкалар белән әдәби җәмгыять нигезләгән, ә 1768 елда Король сәнгатьләр академиясенең беренче президенты булган һәм шул вазыйфаны үлеменә кадәр биләгән. 1769 елда шул хөрмәткә лаек булган икенче рәссам булып король Георг III тарафыннан рыцарьларга кабул ителгән булган. Аның “Фикер йөртүләре” (Discourses), 1769 һәм 1790 еллар арасында академиядә укылган лекцияләр сериясе тыңлаучылар хәтерендә үткенлеге белән калган. Лекцияләрнең берсендә ул “уйлап чыгарма ул, дөресен генә әйткәндә элек хәтердә тупланган һәм салып куелган образларның яңа комбинациясеннән башка нәрсә түгелдер.” Уильям Джексон хәзерге эсселарда Рейнольдс турында “аның барлык академик фикер йөртүләрендә сәнгатен классик белүе, башкалар эшләре турында үткен билгеләмәләр һәм шулай ук гомуми ләззәт һәм үткенлек күп булган уйлап чыгару һәм оригинальлек күп»Jackson W. The Four Ages including essays on various subjects. — London: Cadell & Davies, 1798. Рейнольдс инициативасы буенча Лондонда беренче мәртәбә публик художество күргәзмәләрен үткәрә башлаганнар. 1784 елда аңа король ординар живописецы (Principal Painter in Ordinary) званиесе бирелгән булган. 1789 елда Рейнольдс сул күзе күрүен югалткан, авырттыргыч операция кичергән һәм бәйләвеч йөрткән бу аны отставкага китәргә мәҗбүр иткән. 1791 елда шотланд язучы һәм мемуаристы Джеймс Босуэлл Рейнольдска үзенең “Сэмюэл Джонсон тормышы” (1791) китабын багышлаган. Рейнольдс Эдмунд Бёркның “Франциядә инкыйлаб турында фикер йөртүләре” белән ризалашкан һәм 1791 елның башында Франциядә иске режим “бик күп вакыт яфракларның яхшылыгы турында һәм тамырлар тирәсендә җир турында аз кайгыртканга күрә төшкән. Алар милләткә камиллек өсти алган сәнгатьләрне генә үстергәннәр, ә аларны тәэмин иткәннәрне санга сукмаганнар” дип ышануын белдергән. Шулай да Рейнольдс инглиз монархиясенә дан җырлаган һәм король Георгны яклаган McIntyre I. Joshua Reynolds. The Life and Times of the First President of the Royal Academy. — London: Allen Lane, 2003. — Р. 513. Рейнольдс 1792 елның 23 февралендә Лондонда Лестер-Филдс, 47-дә йортында кичке сигез һәм тугыз сәгать арасында Эдмунд Бёрк һәм дуслары булуында үлгән. Берничә сәгатьтән соң Бёрк Рейнольдска “Апеллеска Перикл тарафыннан әйтелгән” дип аталган панегирикны язган McIntyre I., 2003. — Р. 528.

Джошуа Рейнольдс Изге Павел соборында күмелгән булган. 1903 елда Бёрлингтон-хауста Король сәнгатьләр академиясе булган Анненберг йорт янында Рейнольдс хөрмәтенә аның Альфред Друри эше сыны корылган булган.

Иҗаты Рейнольдс парад портреты өлкәсендә инглиз живопись мәктәбе яки ул үзе формулирлаганча “зур статуар стиле”нең (инглиз телендә: Grand statuary manner) нигезләүчесе дип санала. XVIII гасыр “Иҗаты көнбатыш Европа сәнгатендә лаеклы урын алган күренекле инглиз рәссамнарының эш вакыты булган. Әйдәп баручы рольне портрет уйнаган – Англиядә күптән танылуга ирешкән жанр”. Алар артыннан Британиягә һолланд һәм фламанд живописецлары килгән, әмма алар күбрәк “югары художество дәрәҗәсе белән түгел, ә саннары белән шаккатырган”Воронихина Л. Н. Искусство XVIII века. — М.: Искусство, 1966. — С. 374—375. Әмма портретистлар арасында көндәшчесез итеп күренекле осталар хөкем сөргән: Питер Лели һәм Годфрид Кнеллер. Әмма Рейнольдс бу рәттә күренекле рәссам, Яңарыш чорының күренекле эшлеклесе һәм сәнгать теоретигы буларак үзенә бертөрле урын алып тораВоронихина Л. Н., 1966. — С. 414—415. Башкалардан күбрәк Рейнольдс, охшашлыгы, чагыштыручанлыгы, фигураларның нәзек куелышы буенча үзенә бертөрле югары торышлы шәхесләрнең портретларын һәм шулай ук гаилә портретлары һәм бала сурәтләрен уңышлы итеп ясаган. Рейнольдс зәгыйфь композиция һәм тупас колорит өчен Джордж Ромни һәм Томас Гейнсборо иҗатын тәнкыйтьләгән. Сәнгатькә карашын ул классицизм идеалларын дәгъва итеп һәм барокко стилен тәнкыйтьләп тарихта «Борынгылар һәм яңалар турында бәхәс»не дәвам иткән сыман Академия стеналарында ел саен чыгышларында сөйләгән. 1776 елның чыгышларның берсендә Рейнольдс шулай дип игълан иткән: “Сәнгать принципларының нигезе акылда”. Бу инглиз академик сәнгатьнең рационализмы декларациясе булганВласов В. Г. Рейнолдс, Джошуа, сэр // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 231. — ISBN 5-88737-010-6. Әмма шунда Рембрандт һәм Рубенс живописе зур йогынты ясаган Голландия һәм Фландриягә (1781) сәяхәттән соң тиздән Рейнольдс романтизм эстетикасына карата карашларын берничә мәртәбә үзгәрткәнВласов В. Г., 1997. — С. 231. Рейнольдс тарафыннан Король академиясе президенты буларак әйтелгән чыгышлар Лондонда 1778 елда нәшер ителгән, күп мәртәбә янә нәшер ителгән (соңгы басмасы 1884 елныкы; Лейшингның немец тәрҗемәсендә - «Zur Aesthetik und Technik der bildenden Künste», Лейпциг, 1893). Рейнольдсның әдәби әсәрләренең тулы тупламасы Лондонда 1797 һәм 1835 елларда нәшер ителгән булган . Рейнольдс картиналары буенча меццо-тинто техникасында гравюраларны Валентайн Грин башкарган. Джошуаның шулай ук живописец булган сеңлесе — Френсис Рейнольдс (1729—1807) мәшһүр абыйсының әсәрләренең күчермәләрен уңышлы ясаган һәм вариацияләгән. Рейнольдсның иҗатын Санкт-Петербургта Император художестволар Академиясендә “югары стиль” өлгесе дип саналган. Император Эрмитажының картина галереясендә Рейнольдсның өч картинасы сакланып калган: «Гера тарафыннан җибәрелгән еланнарны буучы бәби», «Амур Венераның кушагын чишә» һәм «Сципион Африкалының тыйнаклыгы»Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. Каталог 2. — Л.: Искусство, 1981 — С. 246. “Гера тарафыннан еланнарны буучы бәби Геракл” – Рейнольдска кенәз Г. А. Потёмкин тарафыннан императрица Екатерина II өчен махсус итеп заказ бирелгән өч картиналарның берсе. Ике башка картина Санкт-Петербургка диңгез аша бер ел соңрак китерелгән булган (1789). “Еланнарны буучы бәби Геракл” картинасында булган башкача әйтүнең мәгънәсен Джошуа Рейнольдс үзе Григорий Потёмкинга хатта язган: “Кечкенә Гераклның балаларча түгел көче яшь Россия дәүләтенең куәтенә охшаш”. Екатерина II беренче картина өчен 1500 гинея бәя билгеләгәне һәм Рейнольдска рәхмәте билгесе буларак портреты белән бизәлгән һәм бриллиантлар белән түшәлгән табакерканы бүләк итүе мәгълүм. «Амур Венераның кушагын чишә» картинасы светлейший кенәз үлеменнән соң императрица Екатерина II тарафыннан шәхси йокы бүлмәсе өчен сатып алынган булган Дукельская Л. А. Искусство Англии XVI—XIX веков. Очерк-путеводитель. — Л.: Искусство, 1983. — С. 75.

Галерея

Гаилә

Сэр Джошуа Рейнольдс беркайчан да өйләнмәгән булган һәм аның балалары булмаган. Джошуа Рейнольдсның сеңлесе, апасы Мэри Палмерның кызы Теофила Гваткин соңыннан рәссам булып киткән һәм Рейнольдсның картиналарының моделе булган.