Экологиядә биологик үзара бәйләнешләр — экосистемаларда бергә яшәгән организмнарның бер-берсенә йогынтысы.

Типлары Тере организмнар арасында гаять күп төрле үзара бәйләнешләр бар. Аларның кайбер типлары төрле систематик группалар өчен уртак.

1. Нейтральлек — бу очракта бер территориядә яшәүче организмнар бер-берсенә йогынты ясамый, затлар бер-берсе белән бәйләнештә тормый. Мәсәлән, тиен белән поши бер урманда бер-берсе белән контактка керми.

2. Симбиоз — бергә яшәү (грекча сим — бергә, биос — тереклек). Бу формада партнерларның икесе дә яисә берсе генә булса да моннан файда ала.

3. Антибиоз — үзара тәэсир итүче популяцияләрнең икесе дә яисә берсе генә тискәре йогынты ала. Симбиоз һәм антибиоз — табигый сайланышның әһәмиятле факторлары.

Төрләр арасындагы биологик бәйләнешләрнең санап үтелгән формалары биоценоздагы үсемлек һәм хайваннар санын көйләргә мөмкинлек бирә һәм биоценозның тотрыклылыгын билгели.

Искәрмәләр

Чыганаклар Мамонтов, Сергей Григорий улы. Биология.Гомуми закончалыклар: 9 сыйныф : гомуми белем мәктәпләре өчен дәреслек / С.Мамонтов .— М. ; Казан : Дрофа : ТаРИХ, 2003 .

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Экология Төркем:Организмнарның үзара мөнәсәбәте