Галим бабасы турында биредән укыгыз.
Әнүәр Акчурин, Әнүәр Айсолтан улы Акчурин, АКШта: Anuar Akchurin (Ануар Айсултанович Акчурин, 2000 ел, Казакъстан, Алматы) ― казакъстанлы спортчы (байдарка һәм каноэда ишү), 2018 елгы дөнья беренчелегенең көмеш призеры, Казакъстанның халыкара класслы спорт мастеры.
Тәрҗемәи хәле 2000 елда Алматыда туган. Механика белгече, техник фәннәр докторы (1979), профессор (1982) Әнвәр Гафур улы Акчуринның (1944―2015) оныгыЮрий Каштелюк. Дорогами учителя. vecher.kz, 28.04.2021.
Байдарка һәм каноэда йөзү секциясенә 2011 елда 4нче санлы СДЮШтан килгән. 2012 елда (12 яшеннән) ишкәк ишү белән шөгыльләнә башлаган. Секциягә әтисе яздырган. Игълан буенча «Толкын» су спорт төрләре спорт комплексына килгән. Тренеры Сергей Николаевич Тиунов. Нурсолтан (2022 елдан Астана) шәһәре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән. 2018 елда Нурсолтан шәһәрендә физика-математика юнәлешле Назарбаев интеллектуаль мәктәбен тәмамлаган. Шул ук елны АКШка укырга китә. АКШның әйдәп баручы аэрокосмик югары уку йортларының берсе — Florida Institute of Technology (Флорида технология университетында) (Мельбурн, Флорида, АКШ) mechanical engineer белгечлеге буенча 2022 елда укып бетергән. Шул уку йортында профессор ассистенты булып эшлиВпервые казахстанский спортсмен стал чемпионом США по гребле. forbes.kz 25.08.2021. Әнүәр Акчурин Florida Institute of Technology тарихында беренче тапкыр «Елның студенты» дип танылганЕлордадағы зияткерлік мектеп түлегінің студент ретіндегі жетістіктері жоғары. Білімді Ел, 21.04.2022.
Спорттагы уңышлары Каноэчы Әнүәр Акчурин байдарка һәм каноэларда ишү буенча спринтер дистанцияләрендә чыгыш ясый. 1000, 500 һәм 200 метр дистанцияләрдә Казакъстан Республикасының берничә тапкыр призеры (2017―2019). 2016 елда Үзбәкстанда узган Азия кубогы чемпионы, Сәмәрканд шәһәре. 2018 елда Пиштань шәһәрендә (Словакия) узган Халыкара регатада 200 метр дистанциядә беренче урынны яулаган. 2018 елда Яшьләр арасында дөнья чемпионатының (Пловдив шәһәре, Болгария) 200 метрлы дистанциядә көмеш призеры. 2018 елда 500, 200 метр дистанцияләрдә ике тапкыр Азия чемпионы (Сәмәрканд, Үзбәкстан). 2021 елда байдарка һәм каноэда ишү буенча АКШның ачык чемпионатында (Оклахома-Сити) америкалы Росс Гэвин белән бергә икеле каноэда 200 метр дистанциядә беренче булган, төрле дистанцияләрдә, шул исәптән 200 метрга шәхси узышта, дүрт көмеш медаль яулаганАлександр Трофимов. Лучший гребец Америки. time.kz Выпускник Назарбаев Интеллектуальной школы Ануар Акчурин стал чемпионом США по гребле. myseldon.com, 25.08.2021. 2022 елда байдарка һәм каноэда ишү буенча АКШның ачык чемпионатында (Цинциннати) беренче урынны яулаганАнуар Акчурин – ескек есуден АҚШ-тың екі дүркін чемпионы атанды. baq.kz, 5.08.2022.
Ел дәвамында Әнүәр казакъстанлы тренер Тимур Хәйдәров (дөнья Кубогы чемпионы, 2016 елгы Олимпия уеннарында катнашучы, күп тапкырлар Азия чемпионы, 2015―2021 елгы КР Милли җыелма командасы әгъзасы) белән шөгыльләнә Ануар Акчурин: казахстанец — свой среди своих в США. mail.kz, 17.08.2022.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Ануар Акчурин: «Смелым судьба помогает». Федерация гребли на байдарках и каноэ Ростовской области, 04.02.2019 Впервые казахстанский спортсмен стал чемпионом США по гребле. forbes.kz, 25.08.2021 Уехать в Штаты и победить без тренера. Впервые в истории казахстанский гребец стал чемпионом США. Vesti.kz, 25.08.2021
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Казакъстан спортчылары Төркем:Каноэ һәм байдаркада ишүчеләр Төркем:Казакъстанның халыкара класслы спорт мастерлары