Хошеу́т хурулы́ (шулай ук “Җиңү гыйбадәтханәсе”, “Беренче Зур хурул”, “1818 ел калмык хурулы”, “Зур Тюмень хурулы”) – Әстерхан өлкәсенең Хәрәбәле районы Речное авылында урнашкан һәм 1814 – 1817 елларда 1812 ел Ватан Сугышында җиңү хөрмәтенә хурул төзелешенә чыгымнарның өлешен түләгән Серебджаб Тюмень инициативасы буенча рус классицизмы стиленда төзелгән Буддачылык храмы. Россия империясе вакытларында хурулда барлык дини бәйрәмнәр бәйрәм ителгән. 1920-нче елларда ССРБ барлыкка килгәч, хурул ябылган булган. 1944 елларда калмыкларның депортациясе барышында хурул булган территория Калмык АССР составыннан Әстерхан Өлкәсенә күчерелгән булган. 1957 елда Калмык АССР торгызылганнан соң һәм аңа калмыклар кайтканнан соң, калмыклар халык өчен символик булганга күрә хурулның Калмыкиягә кайтару турында игълан иткәннәр. 1960-ынчы елларда монастырьның төп бинасы өлешчә сүтелгән булган. 1967 елда Хошеут хурулы тарих һәм мәдәният һәйкәле статусын алган һәм дәүләт сагы астына алынган булган. 2009 – 2014 елларда хурулның реставрациясе барган, аны тарих һәм архитектура өлкәсендә өйрәнүчеләр Эльза Бакаева һәм Баатр Мошулдаев сыйфатсыз дип санаганнар. Хошеут хурулы инкыйлабка кадәр чорда төзелгән безнең көннәргә кадәр өлешчә сакланып калган бердәнбер калмык хурулы булып тора. Храмга еш Калмыкиядән дини сәфәр кылучылар һәм туристлар килә. Храмның архитектура стиле рус классицизмы һәм традицион калмык стиле комбинациясе булып тора. Төп бина алтарь белән дога кылу урыны һәм төп манарадан тора. Иң элек храмның Казан соборы өлгесе буенча төзелгән колоннадалар белән ике капланган галереясы булган, алар 1960-ынчы елларда югалтылган булган. Төп манарада монахларны һәм Буддачылык мифик мәхлукатларын сурәтләүче рәсемнәр калдыклары калган, алар реставрация вакытында югалтылган булган. Хурул калмык халык төзелешенә йогынты ясаган, архитектор Виктор Варганик-Вальдовский Хошеут хурулы архитектурасында кулланылган чишелешләрне үз проектларында кулланган. Атамасы Хошеут хурулы атамасын территориясендә төзелгән Хошеут улусыннан алган. Әдәбиятта “Хошеут хурулы” атамасы монастырьның төп гыйбадәтханәсенә бирелә, әмма иң элек ул бөтен монастырь комплексына караган, ә төп бина Беренче Зур хурул дип аталган. Россиянең мәдәни мирас объектлары реестрында храм “1818 ел Калмык хурулы” атамасына ия. А. П. Исакаева шулай ук хурул Зур Тюмень Хурулы дип аталганына ишарә итә.
Тарихы
Россия империясендә Элек Хошеут хурулы урынында 1812 ел Ватан сугышында һәм Россия армиясенең чит ил походларында катнашкан Икенче калмык полкы хөрмәтенә дога кылынган агач храм торган. Агач храмда шулай ук полкның байрагы сакланган булган. Хошеут хурул төзелешен Хошеут улусының нойоны, 1812 ел Ватан сугышы каһарманы подполковник Серебджаб Тюмень башлаган, ул сугышта катнашкан калмыклар истәлегенә мемориаль комплекс төзергә теләгән. Тюменьның консультаты монах Гаван Чомбе (Джимба) булган. Батур-Убуши Тюмень проекты буенча Хошеут хурулы төзелеше 1814 елда иске Буддачылык храмы урынында башланган һәм 1817 елда тәмамланган. Хошеут хурулы Серебджаб Тюмень һәм асаба халыкның иганә акчасына төзелгән булган. 1847 елдан калмык халкы белән идарә итү турында устав Хошеут хурулын “зур монастырьлар”га керткән. 1866 (яки 1867) елда хурулның реконструкциясе башкарылган булган, аның барышында төп манараның түгәрәк тәрәзәләрен Буддалар сурәтләүче иконалар белән нишаларга алмаштырганнар. 1829 елның октябрендә хурулга храмны беренчеләрдән тасвирлаган Александр фон Гумбольдт зиярәт кылган, ә 1836 елда – Иван Бларамберг, 1838 елның ноябрендә – бертуган Чернецовлар, алар храмның интерьерын һәм экстерьерын рәсем итеп ясаганнар, 1858 елның 17-18 октябренә Хошеут хурулында Александр Дюма булган, ул шул вакытта Серебджаб Тюменьда кунакта булган, ә 1900 елда хурулда дога кылуда Василий Немирович-Данченко булган. Иродион Житецкий хурулны “бөтен калмык даласында иң нәфис бина” дип атаган. Алексей Позднеев мәгълүматы буенча хурулда 80 ясалган тукыма, 27 бурхан, төрле музыкаль кораллар, берничә ун мең кулъязма китап һәм шулай ук калмыкларның хәрби байраклары (шуларның берсендә ак атта Палдэн Лхамо стилендә Гэсэр җайдак сурәтләнгән) сакланган булган. Храмда бөтен зур дини бәйрәмнәр үткәрелгән булган һәм ул Калмыкиянең Россия составына керүенең 300 еллыгының бәйрәм итүенең үзәге булган. 1907 елда Хошеут хурулында реставрация булган. Хурул каршында училище булган. Хошеут хурулы китапханәсендә XX гасырга кадәр ойрат телендә кулъязмалар сакланган булган, аларның өлеше гаилә тупланмаларында сакланып калган. Советлар Союзында 1920-нче елларда Хошеут хурулы ябылган булган. XX гасырның 30-ынчы елларында төп бина клуб буларак кулланылган булган, ә 1950-нче елларда бөртек саклау урыны итеп үзгәртеп җиһазландырылган булган. 1944 елда калмыклар депортациясе башлануыннан соң Хошеут хурулы торган территория Әстерхан өлкәсе составына бирелгән булган. 1957 елда Калмык АССР торгызылуыннан соң һәм калмыкларның туган җирләренә кайтуыннан соң алар тарафыннан калмык халкы өчен тарихи һәм мәдәни әһәмиятен исәпкә алып хурулның Калмыкия составына кайтаралуы турында игъланнар ясалган булган. 1967 елда хурул тарих һәм мәдәният һәйкәле статусын алган һәм дәүләт сагы астына алынган булган. Шулай да 1960-ынчы елларда Речное яшәүчеләре кирпеч галереяларны һәм бинаның кече манараларын колхоз абзарын төзү өчен сүткәннәр, ә үзәк манараның өске агач ярусы җимерелгән булган. Хөкүмәтләр хурулны берничә мәртәбә торгызып маташканнар, кайвакыт реставрациягә акча бирелгән булган, әмма акча Әстерханда архитектура һәйкәлләре торгызуына барган. Россия Федерациясендә
Әстерхан музей-тыюлыгы һәм асаба төбәкне өйрәнү җәмәгате җитәкчелеге астында хурулда реставрацион эшләр 1991 елда башланган һәм 2014 елга кадәр барган. 1995 елда музей-тыюлык җитәкчелеге торгызылган хурулда Буддачылык тарихы һәм өлкәнең милли азчылыклар музеен ачарга тәкъдим иткән һәм музей экспозициясе проектын эшләгән. 1996 елда Халыкара мәдәният саклау Лигасының Әстерхан бүлеге барлыкка китерелгән булган, аңа Әстерхан төбәкне өйрәнүчеләр, буддистлар һәм Милли калмык мәдәнияты Җәмгыяте әгъзалары кергән . 2004 елда Хошеут хурулын реставрацияләү буенча шура барлыкка китерелгән булган, әмма хурулны торгызуның икенче эшләп каравы бары тик 2009 елда башкарылган булган; эшләр 2012 елга кадәр дәвам итәргә тиеш булган. 2011 елда хурулга килгәч Эльза Бакаева һәм Баатр Мошулдаев төзүчеләр фәнни реставрация принципларына каршы килгән ысулларны кулланганын билгеләгән. Шулай, бинаның эчке эшкәртүендә хәзерге материаллар кулланылган булган, ә оригиналь рәсемнәрнең калдыклары беркетелү урынына диварлардан алып куелган булган. Янә төзелгән баш манараның пропорцияләре агач өске ярусларның яңаларга алмаштыруга күрә бозылган булган: яңа ярусларның киңлеге тарайтылган, ә карнизлар артыгы чыгып торырлык итеп ясалган булган. Бакаева һәм Мошулдаев фикеренчә храм шуңа күрә элек булган мәһабәт кыяфәтен югалткан. Әгәр манаралар реставрациягә кадәр ступаларның стильләштерелгән фигуралары белән тәмамланган булса, аларның яңа юрамалары күбрәк кеглига охшаган, фигураларның гөмбәзләре югалтылган булган, бу фәнни реставрация өчен мөмкин булмаган эш, чөнки ступа калмыклар өчен дини символ буларак бик әһәмиятле. Хурулның декоратив элементларының берсе волюталар булган, алар торгызу вакытында җимерелгән булган, бу шулай ук һәйкәлнең кыяфәтен кыйшайткан. Тотучы консольләрнең һәм “дулкын” чылбырларның микъдары яңа ярусларның тарайтылуы нәтиҗәсендә микъдары киметелгән булган, шулай итеп карнизларның декоры һәм пропорцияләре бозылган булган. Эшләре үзе сыйфатсыз башкарылган: декоратив элементларны үзара тоташтыручы болтлар яшерелмәгән булган. Тәрәзәләр хәзерге заман технологиясе буенча поливинилхлорид профильләре куллануы белән башкарылган булган. Реставрация барышында Будда сурәтләре белән иконалар сакланган нишалар храмның кыяфәтендә элек булган, әмма Буддачылык каноннарына туры килмәгән түгәрәк тәрәзәләргә алыштырылган булган. Эшләр барышы вакытында хурул тулысынча ак төскә буялган булган, бу шулай ук тарихи чынбарлыкка туры килми: XX гасырга кадәр Хошеут хурулының аскы яруслары ак төскә буялган булган, ә өскеләре аксыл-сары төскә. Мөгаен, шундый бозылулар реставрация проектларында ретушьланган тарихи фотографияләр куллануы белән аңлатыла. 2014 елга халәт буенча төп реставрацион эшләр тәмамланган булган, хурул үзе храм рәсемнәрен торгызу белән шөгыльләнүче асаба Буддачылык җәмәгатенә бирелгән. Хошеут хурулы Европаның иң борынгы Буддачылык гыйбадәтханәсе, XXI гасырда өлешчә сакланган инкыйлабка кадәрге бердәнбер калмык культ корылмасы, Россия мәдәни мирасы объекты һәм Әстерхан өлкәсенең Буддачылык җәмәгатенең төп храмнарының берсе булып тора. Алтынганым Карабаева һәм Александр Мармилов хурулны алар тарафыннан эшләнелгән Әстерхан өлкәсе буенча велотуристик маршрутка кертергә тәкъдим итәләр. Хурулга Калмыкиядән еш дини сәфәр кылучылар һәм туристлар килә. Архитектура
Гомуми мәгълүмат
Хурул архитектурасы үзендә рус классицизмы һәм традицион калмык стиле хасиятләрен берләштерә. Хурул композициясенең нигезе булып Санкт-Петербургта Казан соборы булган; шул ук вакытта храм ансамбле хошутларның җәя һәм ук формасындага тамгасына охшаш, ул шулай ук хурул шулардан төзелгән кирпечләрдә сурәтләнгән. Казан соборы структурасы Батур-Убаши Тюмень тарафыннан, бу бина ул Санкт-Петербургта Наполеонны җиңү вакыйгасына бәйле булганда төзелеп беткәнгә күрә сайланган булган. Шул ук вакытта Тюмень монах Гаван Джимба белән собор композициясен Буддачылык каноннарына күбрәк туры килерлек итеп эшкәрткәннәр. Казан соборындагы кебек аналогик колоннадалар Буддачылык декоры белән бизәлгән булган. Иң элек хурул үзенә төп бинаны – сюмэны, монгол-тибет һәм рус стилендә төзелгән ике цаца часовняны ((кюрдэ дога барабаны белән часовняны) – мани һәм нойoнның өй яны часовнясын), борыслы киртәне, берничә көнкүреш корылманы, ступаларны һәм хезмәт итүчеләрнең биналарын керткән. А. П. Исакаева фикере буенча хурулның архитектур композициясе Буддачылык һәм Православие архитектураларының симбиозы булган. Инкыйлабка кадәр вакытта Хошеут хурулы янында хәзерге храм янында урынга 1811 елда Джунгариядән килгән күчмә Декшидын һәм Манлан храмнары урнашкан булган. 1868 елдан мәгълүм булмаган рәссам литографиясендә ике күчмә хурул өчен төп бинадан сулда һәм уңда урнашкан таш сюмэлар төзелгән булган. Хурул ансамбле симметрик – үзәк күчәрдә дога кылу урыны һәм үзәк манара урнашкан, галереялар күчәрдән ике якта урнашкан булган. XXI гасырга халәт буенча монастырь комплексыннан бары тик дога кылу урыны һәм үзәк манара сакланып калган, аннан чыгучы галереялар шулай ук югалтылган булган. Хурулның төп фасады көнчыгышка юнәлгән, алтарь фасады – көнбатышка, Идел ягына. Бина Буддачылык каноннары буенча көнбатышта Амитабха символларының берсе Сукхавати булганга күрә шулай итеп төзелгән булган. Хурулның композицион схемасын архитектор Виктор Варганик-Вальдовский 1903 елда Кицен-Булук табигый ызанында храм төзегәндә кулланган; 1909 елда ул шулай ук Хошеут хурулының конструкция элементларын Калмык Базарында чәй павильонында кулланган булган. Хурул архитектурасы калмык халык төзелешенә дә йогынты ясаган. Хурул калмыкларның күк җисемнәре йөреше турында фикерләре буенча кояш һәм ай сурәтләре белән бизәлгән.
Төп сюмэның архитектурасы