Кугалып үлән ( ) - кугалыпсыманнар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Ботаник тасвирлау

Яфраклары барысы да тамыр янында (розеткада), тар, озынча. Чәчәк сабагы яфраксыз.

15-90 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырчасы юан, кыска. Сабагы туры, цилиндрсыман, калын. Тамыр яны яфраклары тар кыяк.

Чәчәкләр ике җенесле, вак. Чәчәк тирәлеге гади, алты коела торган яфракчыктан тора. 5 серкәчек, 6 яки 3 тоташ җимеш яфракчыгы, һәркайсында берәр җимеш бөресе.

Саз кугалып үлән җимеше озынча кыяклы, безсыман 3 очлы өлешкә аерыла, диңгез кугалып үлән – озынча йомыркасыман, 6 озынча эллипсыман җимешчектән тора. Май-августта чәчәк ата. Җимешләре июнь-сентябрьдә өлгерә. Күбрәк орлыктан үрчи.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/kugalyp-ln Онлайн - энциклопедия Tatarica

Таралу һәм экология 15 кә якын төре билгеле. Кугалыплар бөтен дөнья буенча таралган, ләкин нигездә Австралиядә һәм Көньяк Американың уртача өлкәләрендә очрыйлар.

Иске Дөньяда 3-4 төре бар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар. Саз кугалып үлән (T. palustres) – барлык районнарда, диңгез кугалып үлән (T. maritima) – Кама аръягында очрый. Дымлы һәм тозлы туфраклы болыннарда, торфлы сазлыкларда үсә.

Кулланылышы Татарстанда үсүче ике төр дә көтүлек өчен яхшы азык; җимешләре йорт казлары һәм үрдәкләр өчен ризык булып хезмәт итә.

Кайбер төр Күбәләк личинкаларына ризык булып хезмәт итә.

Диңгез кугалып үлән ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Дөньядагы төрләр Исемлек Кьюдагы Король Ботаника бакчалары базасына нигезләнгән Govaerts, R., Dransfield, J., Zona, S.F, Hodel, D.R. & Henderson, A. (2006). World Checklist of Triglochin. The Board of Trustees of the Royal Botanic Gardens, Kew. Published on the Internet; http://www.kew.org/wcsp/ accessed 16 March 2009; 19:30 GMT

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Көньяк Америка флорасы Төркем:Төньяк Америка флорасы Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Ботаника Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Татарстан табигате