Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре — Русия Федерациясе халыклары дуслыгын ныгыту максаты белән үткәрелгән чара. 1995 елның 30 маенда башланган.

Чара барышында «Россия» Дәүләт концерт залында Татарстан сәнгатькәрләре гала-концерты уза. Гала-концерт аеруча Хәмдүнә Тимергалиева чыгышы белән истә кала. Измайлово паркында татар Сабантуе үткәрелә. Мәскәүдә беренче тапкыр Татарстанның Дәүләт гимны яңгырый.

Чараны үткәрү Русия хөкүмәте башлыгы Виктор Черномырдин имзалаган карарга нигезләнә.ПРАВИТЕЛЬСТВО РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ. ПОСТАНОВЛЕНИЕ от 28 февраля 1995 года N 192 О проведении Дней культуры Республики Татарстан в городе Москве Оештыру һәм финанслау мәшәкатьләре Русиянең Мәдәният министрлыгы, Милләтләр һәм төбәк сәясәте министрылыгы һәм Татарстанның Министрлар Кабинеты арасында бүленә.

Татарстан мәдәнияте көннәрен уздыру традициясе кабат 2011 елда торгызыла.

Искәрмәләр

Төркем:Мәскәү татарлары Төркем:Татарстан мәдәнияте Төркем:1995 ел