Новочеркасск () — Ростов өлкәсендәге шәһәр, Дон казаклыгының башкаласы.
Халык саны — 169 039 кеше (2010). География Шәһәр Аксай елгасы уң ярында, аңа Тузлов (Тозлы) елгасы кушылу урынында, Тындагы Ростовдан 40 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Төньяк Кавказ тимер юлының Новочеркасск станциясе. Климат Новочеркасск уртача континенталь климаты зонасында урнашкан. Уртача еллык күрсәткечләре: Уртача еллык температура — +8,9 °C, Уртача еллык һава дымлылыгы — 77%. Явым-төшемнәр саны — 605 мм.
Кыш җылы, иң салкын периоды — гыйнвар ахыры-февраль башы; җәй эссе, дәвамлы һәм корылыклы.
Тарих
1805 елда Дон гаскәренең яңа башкаласы буларак атаман Матвей Платов тарафыннан нигезләнә.
1856 елда Новочеркасск шәһәрендә 10 чиркәү, 3125 йорт һәм 218 лавка (кибет) исәпләнгән.
Россия ватандашлар сугышы вакытында — большевикларга каршы булган казаклыгы үзәге.
Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 25 июле) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. Алман оккупациясе вакытында — вермахт ягында сугышкан казак частьләрнең оештыру үзәге. 1943 елның 13 февралендә азат ителә.
1962 елда биредә бәяләр арттыруга каршы эшчеләрнең демонстрациясе корал белән бастырыла.
Халык 1811http://www.mojgorod.ru/rostovsk_obl/novcherkask/index.html 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1856 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=394 1914 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php ~6 700 17 846 ~17 900 51 963 ~69 100 ~56 400 ~67 400 ~75 900 95 453 162 365 183 055 187 973 170 822 169 039 Милли составы Милләт 2002 2010 руслар 92,3%93,8% украиннар 2,6%1,7% әрмәннәр 1,5%1,6%
Икътисад Новочеркасск — Ростов өлкәсенең эре сәнәгый үзәге.
Сәнәгатьнең төп тармаклары — химия һәм машиналар төзү. Электровозлар заводы, магнитларны җитештерү.
Машиналар төзү заводы, нефть машиналар төзү заводы, станоклар төзү заводы, электод заводы, синтетик матдәләр заводы, химик заводы, силикатлы кирпеч заводы, һ.б. сәнәгатенең ширкәтләре.
Новочеркасск тирәсендә — Новочеркасск .
Югары уку йортлары Новочеркасск дәүләт мелиорация академиясе Заманча һуманитар акдемиясенең филиалы Советлар Берелге Маршалы В.Д. Соколовский ис. Новочеркасск югары хәрби-командирлык элемтә училищесы Көньяк Руия дәүләт техника институты (Новочеркасск политехника институты) Галерея
Танылган шәхесләр Макар Лукин (1905-1961), Социалистик Хезмәт Каһарманы, Казандагы 16 санлы завут директоры (1942-1946)
Шулай ук карагыз Дон казаклыгы Старочеркасск Искәрмәләр
Төркем:Ростов өлкәсе шәһәрләре