Кропоткин () — Краснодар краенда урнашкан шәһәр, Кавказ районының админстратив үзәге.

Халык саны — 80 743 кеше.

Исем чыганагы Шәһәр анархизм теоретигы һәм геоеграф Пётр Кропоткин (1842—1921) хөрмәтенә аталган. География Шәһәр Кубань-Азак буе түбәнлегендә, Кубань елгасының уң ярында, Краснодардан 136 километр төньяк-көнчыгышрак урнашкан. Тимер юллар төене (Кавказская станциясе). Тарих 1879 елда Романовский утары (хуторы) буларак нигезләнгән.

1921 елда Кропоткин шәһәренә үзгәртеп корылган. 1924 елдан (1943—1956 еллардагы тәнәфес белән) Кавказ районы (1943 елга кадәр — Кропоткин районы) үзәге булып тора.

Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 4 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 28 гыйнварында азат ителә. Халык 1926http://www.mojgorod.ru/krasnod_kraj/kropotkin/index.html 193919591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010~31 000~34 40053 99768 33970 21875 92979 18580 743 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 92,2% 93,0% әрмәннәр 4,2% 3,8% украиннар 1,9% 1,0% Икътисад Кропоткин — Краснодар краеның азак-төлек сәнәгате үзәкләрненнән берсе: май экстрактлашыру заводы, консерв заводы, сөт заводы, сыра кайнату заводы, тикомбинат, икмәк комбинаты.

Химия заводы. Көнкүреш химия заводы. Тимер-бетон әйберләр заводы, "Элеватормельмаш" заводы, агач эшкәтүче станоклар заводы.

Югары уку йортлары Карачай-Чиркәс дәүләт университетының филиалы Кубань дәүләт университетының филиалы Мәскәү дәүләт ачык университетының филиалы Ростов дәүләт элемтә юллары университетының филиалы В. Д. Чурсин ис. Ставрополь институтының филиалы Кубань халыкара эшкуарлык һәм менеҗмент институтының филиалы Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Краснодар крае шәһәрләре