Уран (, U) — Менделеевның периодик таблицасының 7 период элементы. Тәртип номеры - 92. Атом массасы — 238,029; актиноидларга карый. Уранда радиоактив элементлар аз, тотрыклы изотоплары юк. Аның иң киң таралган изотобы уран-238 (146 нейтронлы, табигый уранда 99,3 % тәшкил итә) һәм уран-235 (143 нейтронлы, табигый уранда нисбәте 0,7204 %).
Символы Уран элементының символы — U (Уран дип укыла).
Тарихы Уран 1789 елда Клапрот Мартин Генрих тарафыннан ачыла. Клапрот аны яңа элемент тип исәпләп, Уран планетасы хөрмәтенә шундый исем бирә.
Уран илле ел металл дип исәпләнеп йөри. 1841 елда гына француз химигы Эжен Пелиго (1811—1890) металлга охшаш ялтыравыклы булса да, Клапрот уран элемент түгел, UO2 оксиды дип исбатлый. 1840 елда Пелиго гади матдә уранны аерып ала һәм аның атом авырлыгын билгели.
Уранны өйрәнүдә киләсе мөһим адымны 1874 елда Д. И. Менделеев ясый. Ул үзе эшләгән периодик системасына таянып, уранны таблицасының иң ерак шакмагына урнаштырган. Элек уранның атом авырлыгын 120-гә тигез дип санаганнар. Менделеев бу микъдарны ике тапкыр арттыра. 12 елдан соң аның фикере немец химигы Циммерман (J. Zimmermann) тәҗрибәләре белән раслана.
1896 елда, уран тикшергәндә, француз галиме Антуан Анри Беккерель очраклы рәвештә радиоактив таркалуны (радиоактивный распад) ача.
Табигатьтә
Уран — күп санда очрый торган иң зур номерлы элемент. Җир кабыгы тәшкиләтенең 0,00027 % (авырлыгы) тәшкил итә, диңгез суында концентрациясе — 3,2 мкг/л (башка мәглүмат буенча, 3,3·10-7 %). Литосферада уран нисбәте 3 яки 4 ·10−4% дип бәяләмә бирелә.
Уран чыгарган илләр № Ятма атамасы Илдә Запасы, т Оператор ятмасы эшли башлаган 1 Төньяк Хорасан Казакъстан 200 000 Казатомпром 2008 2 Мак-Артур-Ривер 160 000 Cameco 1999 3 Сигара-Лейк 135 000 Cameco 4 Көньяк Эльконское 600 112 Атомредметзолото 5 Инкай Казакъстан 900 75 Казатомпром 2007 6 Стрельцовский 50 000 Атомредметзолото 7 Зоовч Овоо 50 000 AREVA 8 Моинкум Казакъстан 700 43 Казатомпром, AREVA 9 Мардая 22 000 Resources Khan, Атомредметзолото, Монголия Хөкүмәт 10 Ирколь Казакъстан 18 900 Казатомпром, China Guangdong Nuclear Power Co 2009 11 Сары Су 12 000 ВостГок 1959 12 Олимп-Дэм 1988 13 Россинг Намибия 1976 13 Доминион Көньяк Африка Җөмһүрияте 2007 13 Рейнджерс 1980
Шулай ук карагыз Разделение изотопов Ядерное топливо Урановое стекло Ядерная силовая установка Урановые минералы
Искәрмәләр
Әдәбият Уран// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 27-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).
Сылтамалар Уран//Большая российская энциклопедия
Төркем:Химик элементлар