Хыпар () — чуаш телендә чыгучы Чуашстан республикасы газетасы. Көнгә 1 тапкыр 4 биттә дөнья күрә.
Газета Николай Никольский тарафыннан беренче чуаш телле газетасы буларак нигезләнә. Аның беренче номеры 1906 елның 8 гыйнварында Казанда чыга. 1907 елның маенда бастыру туктатыла. 1917 елда Идел буе кече милләтләр берлеге, ә аннан соң Чуаш милли җәмгыяте тарафыннан бастырыла башлый. 1921 елдан Казаннан Чабаксарга күчерелә.
Совет чорында газета «Канаш» (, 1918–37), «Чӑваш коммуни» (, 1937–52), «Коммунизм ялавĕ» (, 1952–91) исемнәрен йөрткән. 1991 елда газетага тарихи исем кайтарыла.
Тышкы сылтамалар Чуаш энциклопедиясе
Төркем:Чуашстан гәҗитләре Төркем:Чуашча гәҗитләр