Галия Богданова (; 21 октябрь 1944 ел) — галим-педиатр, югары мәктәп укытучысы. 1987—1992 елларда Башкорт дәүләт медицина институтының балалар авырулары кафедрасы мөдире. Медицина фәннәре докторы (1998), профессор (1998). Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2002).

Биографиясе Галия Нәгыйм кызы Богданова 1944 елның 21 октябрендә Башкорт АССРның Бүздәк районы Каңлы-Төркәй авылында туган.

1968 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый һәм Октябрьский, Уфа шәһәрләре хастаханәләрендә табиб булып эшлиБоғҙанова Ғәлиә Нәғим ҡыҙы.

1977 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында укыта.

1987—1992 елларда балалар авырулары кафедрасы мөдире була.

Фәнни эшчәнлеге һәм хезмәтләре Фәнни тикшеренүләре балаларда ревматизмны, эре сәнәгать калаларында аның таралуын өйрәнүгә багышланган.

Галия Нәгыйм кызы республикада беренче тапкыр ревматизм авыруы вакытында балалар организмындагы патоморфологик үзгәрешләрне ачыклауга ирешә, мәктәп яшендәге балаларның артериаль басымы һәм физик үсеше стандартларын (центиль шкаласы һәм регрессия шкаласы), балаларны шифаханәләргә җибәрү өчен дәлилләр һәм каршы дәлилләр эшли.

230 дан артык фәнни хезмәт авторыБоғҙанова Ғәлиә Нәғим ҡыҙы.

— Экология, здоровье и образ жизни. Уфа, 1997 (автордаш);

— Санаторное лечение детей на курортах Башкортостана. Уфа, 1999 (автордаш);

— Состояние здоровья детей в регионе экологического неблагополучия и их реабилитация. Уфа, 2000 (автордаш).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2002).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Богданова Галия Нәгыйм кызы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Галимнәр Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаучылар Төркем:Бүздәк районында туганнар Төркем:1944 елда туганнар Төркем:21 октябрь көнне туганнар Төркем:Башкортстанның атказанган табиблары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе