Альбина Бурангулова (; 10 май 1961 ел, Уфа шәһәре) — галим-табиб, Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2007). Башкортстан Республикасының дүртенче һәм бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Җәмәгать эшлеклесе. «Бердәм Россия» Бөтенрусия сәяси фиркасе әгъзасы. Милләте — башкортБурангулова Альбина Ванцетовна.

Биографиясе Альбина Ванцет кызы Бурангулова 1961 елның 10 маенда Уфа шәһәрендә Башкорт АССР Югары суды судьясы, Башкорт АССР-ның атказанган юристы Бурангулов Ванцет Камил улы23 сентябрь гаиләсендә туган.

Югары белемле. Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1996 елда Уфа шәһәренең 17-нче клиник хастаханәсендә табиб булып эшләүдән башлый.

1985 елдан — Уфа шәһәре 31-нче кала балалар поликлиникасында участок табибы.

1989 елдан — Уфа шәһәре 6 нчы балалар поликлиникасының баш табибы.

1996 елдан Уфа шәһәренең 8-нче балалар поликлиникасының баш табибы.

Җәмәгать эшчәнлеге 2008 елда Башкортстан Республикасының дүртенче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты итеп сайлана, Социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау буенча комитет җитәкчесе була. Башкортстан Республикасының 5-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтаена Бердәм республика сайлау округыннан депутат итеп сайлана, Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары булып эшли.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре 2007 елның 9 июнендә Бурангулова Альбина Ванцет кызына Башкортстан Республикасы Президентының УП-250-нче Указы белән «Башкортстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем биреләУказ Президента РБ от 09.06.2007 N УП-250 "О присвоении звания «Заслуженный врач Республике Башкортостан» Бурангуловой Альбине Ванцетовне — главному врачу муниципального учреждения "Детская поликлиника № 8 ".

Гаиләсе Кияүдә. Гаиләдә бер кыз тәрбияләп үстергәннәр

Шулай ук карагыз

Башкортстан Республикасының 5-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары Башкортстан Республикасының 4-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары

Искәрмәләр

Сылтамалар

Открытию гериатрических отделений при больницах нужно уделить особое внимание — Альбина Бурангулова В парламенте усилен контроль за благотворительной деятельностью

Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган табиблары Төркем:Уфада туганнар Төркем:Башкортстанда туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1961 елда туганнар Төркем:10 май көнне туганнар