Тәтеш (, , ) — Татарстанның Тәтеш районы үзәге. Халык саны 11 596 кешене тәшкил итә (2010). География Шәһәр Казаннан 180 км, Сембердән 90 км ераклыкта, Идел елгасының уң ярында тора. Тарих Тәтеш Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле. Застава буларак 1574 һәм 1578 еллар арасында (икенче мәгълүмат буенча, 1555 һәм 1557 еллар арасында) нигезләнә. 1781 елдан — Казан Тәтеш өязе үзәге, 1796—1802 елларда — өяз үзәге булмаган шәһәр, 1802 елдан — Казан губернасы Тәтеш өязе үзәге. 1920—1927 елларда — ТАССРның Тәтеш кантуны үзәге, 1930 елдан Тәтеш районы үзәге булып тора. Халык 1866Казан губернасы торак урыннары исемлеге, 1866 1897Населенныя мѣста Россійской Имперіи въ 500 и болѣе жителей. Санктъ-Петербургъ, 1905. 1913http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/tetyushi/index.html 1926 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20102 5154 754~7 200~4 800~8 6007 8848 51310 19910 48711 93111 596 Төп милләтләр: 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 20,6%, урыслар — 61,9%, чуашлар — 11,6%, мордва — 5,1%. 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 25,7%, урыслар — 54,3%, чуашлар — 13,2%, мордва — 5,4%.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 10535 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: урыслар — 58,45%, татарлар — 22,40%, чуашлар — 11,56%, мордва — 5,13%, башка халыклар — 1,10%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 1,36%.
Шәхесләр Шәһәрдә туган күренекле шәхесләр Михаил Куприянов (1903-1991), ССРБ халык рәссамы. Николай Денисов (1910-1997), Социалистик Хезмәт Каһарманы. Ильяс Фәйзуллин, рәссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. Аркадий Никитич (Никитович) Воробьев — совет авыр атлеты, галим, язучы. Икътисад Азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре: сөт комбинаты, ит комбинаты, ашлык продуктлары комбинаты, балык эшкәртү заводы, сыра кайнатү заводы. Комбиазык заводы, механика заводы (Казат вертолёт заводының филиалы), фабрикасы, кирпеч заводы.
Мәгариф Тәтеш педагогика көллияте (2015 елдан Тәтеш гражданнарны яклау көллияте) Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы Мәдәният Төбәк тарихы музее Тәтеш II шәһәрчеге Искәрмәләр
Сылтамалар Рәсми сайт
Төркем:Татарстан шәһәрләре Төркем:Татарстан район үзәкләре Төркем:Тәтеш районы торак пунктлары