280px|thumb|Салават Юлаев проспектынан күренеш
Уфа дәүләт «Нур» татар театры () — Уфа шәһәрендә эшләүче татар театры.
Тарих Уфада татар театрына нигезне 1912 елда «Сәйяр» труппасы актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская сала. Уфада бу театр 1918 елга кадәр эшли.
Мидхәт Шакиров заманында Уфада «Нур» исемен үзешчән татар театр төркеме йөртә. Аның үз почмагы булмый, артистлар бер баракта урын алып тора. 1989 елда, Мәскәү басымы белән Уфа шәһәр башкарма комитеты дәүләтнеке булмаган театр-студия терки. Ул бер төркем активистлар тырышлыгы белән эшләп китә. 1991 елда Миргазямов һәм Филиппов имзалары белән студиягә дәүләт статусы бирелә, шулай итеп Уфа дәүләт «Нур» татар театры пәйда була. Бу карарның бина төзү турындагы өлеше 1994 елда үтәлә башлый, 2000дә төзелеп бетә.В Башкирии в течение 20 лет людей преследовали по национальному признаку
Тукай һәйкәле 2019 елның 18 апрелендә театр каршындагы мәйданда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылдыГөлфия Акулова. Уфада Нур театры каршында татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. «Башинформ» МА, 18.04.2019.
Уңышлары
2023 елның 17-22 ноябрендә Чабаксарда узган Вера Кузьмина исемендәге «Чĕкеç» I Халыкара милли театрлар фестивалендә Зифа Кадыйрова повесте буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» драмасы «Иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче дип табылган«Нур» театрының «Фатыйма» драмасы Чувашиядәге фестивальдә иң яхшы спектакль дип табылды. Татар-информ, 24.11.2023. 2026 елда театрның «Тау» спектакле «Драма театры. Зур форма» номинациясендә (Илдар Юзеев әсәре, режиссер Айдар Җаббаров) «Алтын битлек» премиясенә лаек булганЭлина Ахметова. «Золотые маски» получили два башкирских театра. Башинформ, 20.06.2026.
Шәхесләр Директорлар 1912 елдан — ??? ???? елдан — ??? ???? елдан — ??? 2021 елдан — Фирзәт Габидуллин
Баш режиссерлар 1912 елдан — ??? ???? елдан — ??? ???? елдан — ??? 1.09.2020 елдан — Азат Җиһаншин, БР атказанган артисты, Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин Уфа «Нур» татар театрының баш режиссеры булды. Татар-информ, 1.09.2020 Главным режиссёром Уфимского татарского театра «Нур» стал Азат Зиганшин. Башинформ, 1.09.2020
Танылган хезмәткәрләре
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1917 1918 Зәки Вәлиев 1889 Россия Империясе театр актерытеатр режиссерыtheatre maker 1959 1920 1921 Мәкәрим Мәһдиев 1901-12-23 Түбән ЯкыйБөгелмә өязе Казан Татар укытучылар мәктәбеРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС театр актерытеатр режиссерыпедагог 1938-07-10 1925 Рокыя Кушловская 1901 Казан театр актеры 1989-05-31 Сәвия Сираева 1934-01-05 Ишморат театр актерыактёр Марс Сафиуллин 1952-03-12 Кыңгыр-Мәнәвез сәнгатькәрбиючеукытучы 2019-09-16 20072020 2015 Символ Гайнетдинов 1955-03-26 Яңа Кабан Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсеКазан дәүләт мәдәният институты театр актеры Резида Зарипова 1974-04-27 Сөендек Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты актёр
Искәрмәләр
Сылтамалар
Рәсми сайт Уфа «Нур» татар театры сәнгать елын башлый
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча театрлар Төркем:Татар театрлары Төркем:Уфа театрлары Төркем:«Нур» театры Төркем:1912 елда барлыкка килгәннәр Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары