Алжирда ислам () ― дәүләт дине. Ил халкының (45 млн кеше, 2021 ел) 99 % ы ислам динен тота. Бөтен дөнья мөселманнарының 2,2 % ы Алжирда яши.
Илдә 150 меңгә (башка мәгълүматлар буенча – 50 меңгә) якын христианнар (күбесенчә католиклар) һәм якынча 1 мең яһүд дине тарафдары исәпләнә krugosvet.ru.
Тарих Алжирда ислам VII гасырда Төньяк Африканы гарәпләр яулап алган вакытта барлыкка килгән. Шуннан соң ислам тиз арада хәзерге Алжир территориясенең күпчелек өлешенә тарала, христианнар һәм мәҗүсиләр җәмгыятләре идарә иткән вакытка кадәр сакланган.
VIII гасыр ахырында Алжирның күпчелек өлеше белән исламның агымына керүче идарә итә. 909 елда алар шигый династиясе тарафыннан тар-мар ителә һәм Сахарадагы Мзаб үзәненә кача, аларның нәселе хәзер дә исламның гыйбадия агымына тугъры булып калган. Фатыйми доктринасы Мәгърибтә популяр булмый, шуңа күрә, фатыймиләр киткәннән соң, бу территорияләр сөнни исламны тотуларын дәвам итәләр. Көньяк Алжирда яшәүче туареглар исламны бары тик XV гасырда гына кабул иткән.
Алжир мөселманнарының күпчелеге Мәлики мәзһәбен кабул иткән, Хәнәфи мәзһәбенә бары тик Алжирга Госман империясе чорында күчеп килгән төрекләрнең нәселләре генә керә.
1830 елда французлар Алжирны яулап ала. Аларның илгә бәреп керүе дини характердагы каршылык тудыра. Бу вакытта суфичылык тарикатьләре мөһим роль уйный башлый. Франциянең колониаль администрациясе, илнең бәйсезлеге өчен көрәшүчеләрнең башка дин тотучыларга каршы көрәш байрагы астында берләшүләреннән куркып, Ислам таралуга каршы тора. Франция законы буенча, мөселманнар халык белән җыелышлар үткәрә һәм утлы корал йөртә алмый. Эзлекле мөселман мәгарифе булмау традицион ислам агымының йомшаруына һәм юк-бар ышануларга нигезләнгән дини сафсаталар барлыкка килүгә китерә.
1931 елда мөселман вәгазьчесе , Ислам динен юк-барга ышанудан һәм дини фетишизмнан арындыру максатында, оештыра.
Ислам Алжир халкының бәйсезлек өчен көрәшендә мөһим роль уйнаган. Бәйсезлек алганнан соң, ислам Алжирның дәүләт диненә әверелә.
Хәзерге заман
Алжирда мөселманнар ил халкының ~99 % ын тәшкил итә. Алжирдагы мөселманнарның күп өлеше Мәлики мәзһәбе сөнниләре, шулай ук илдә, нигездә, төрекләрнең нәселе булган Хәнәфи мәзһәбе вәкилләре дә бар.
Кабилиядә азсанлы шигыйлар, Мзаб үзәнендә гыйбадияләр җәмгыятьләре яши. Суфичылык тарикатьләре XIX гасырга караганда азрак булса да, сизелерлек йогынтыга ия.
Ислам Алжирда дәүләт дине булып тора һәм гражданнар тормышының барлык өлкәләрен дә диярлек җайга сала. Мөселманны диненнән ваз кичәргә яки башка дингә күчәргә өндәүчегә җәза (штрафка тарту һәм төрмәгә утырту) бирүне күздә тотучы канун яши.
Алжирлыларның мөселман изге яклаучылары традициясе бар. Сиди Габдерахман, Алжирның изге яклаучысы, мөгаен, аларның иң танылганы.
Мәчетләр Алжир Дин эшләре һәм хәйриячелек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2006 елда Алжирда 15 000 тирәсе мәчет исәпләнә, аларның 450 се Алжир башкаласы Әлҗәзаирда урнашкан. Әлеге мәчетләрнең 90 % ы Алжир бәйсезлек алганнан соң, 1962 елда төзелгән 15 ألف مسجد في الجزائر. Albayan. Retrieved 11 January 2018..
Сылтамалар Илләр буенча мөселманнар саны Central Intelligence Agency. Algeria
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Африкада ислам Төркем:Алжирда ислам