Карп Акимович Дворкин (1909 елның 6 гыйнвары, Ляды, Смоленск губернасы, Россия империясе —1977 елның 28 июне, Ленинград, ССРБ) — атом сәнәгате системасында совет галим-химигы, техник фәннәр кандидаты (1949); Ленин премиясе (1961) һәм Сталин премиясе (1954) лауреаты.
Тормыш юлы Карп Дворкин 1909 елның 6 гыйнварында Смоленск губернасының Краснинск өязе Ляды бистәсендә туа.
1937 елдан органик булмаган химик белгечлеге буенча Ленинград дәүләт университетының (ЛДУ) химия факультетын тәмамлаганнан соң, Дәүләт гамәли химия институтының электрохимия лабораториясе фәнни хезмәткәре һәм ЛДУ химия факультетының органик булмаган химия кафедрасы ассистенты була.
1941—1945 елларда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре офицеры, Волхов һәм Ленинград фронтларында Бөек Ватан сугышында катнашкан — 8 нче армиянең Химия бүлеге начальнигының өлкән ярдәмчесе. 1944 елның 30 ноябрендә командованиенең хәрби бурычын үтәгән өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнәПодвиг народа.
1949 елдан ССРБ атом сәнәгатенең ябык объектларында — ССРБ фәннәр академиясенең үлчәү приборлары лабораториясе фәнни хезмәткәре һәм бүлек башлыгы урынбасары. 1951 елдан Свердловск-45 ябык шәһәренә җибәрелә, химия лабораториясе башлыгы итеп билгеләнә. 1956 елдан ССРБ МСМның 418 нче заводының махсус химия лабораториясе (МХЛ) башлыгы.
1951 елдан башлап төп эшчәнлек белән бер үк вакытта МИФИның 3 нче бүлекчәсе гыйльми советы әгъзасы да була. 1964 елдан А. Ф. Иоффе исемендәге Ленинград физика-техник институтының өлкән фәнни хезмәткәре.
1977 елның 28 июнендә Ленинградта вафат була.
Бүләкләр
Кызыл Йолдыз ордены (1944)Дворкин Карп Акимовична сайте «9 мая день Победы»Подвиг народа 2;
Ленин премиясе (1961); III дәрәҗә Сталин премиясе (1954) — сәнәгатькә изотопларны бүлүнең электромагнит методын эшләү һәм гамәлгә керткән өчен һәм бу ысул белән литий-6 алу.
«Ленинградны саклаган өчен» медале (1943); «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале (1945).
Искәрмәләр
Әдәбият
Төркем:Сталин премиясе лауреатлары Төркем:Ленин премиясе лауреатлары Төркем:«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Питырбурда вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар