Вахит авыл җирлеге () — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек.
Административ үзәге булып Мулланур Вахитов исемендәге авыл тора.
Тарихы 1986 елда Татарстан АССР Югары Советы Президиумының 14.02.1986 елгы № 607-Х1 Указы һәм Югары Ослан халык депутатлары Советы Башкарма комитеты карары нигезендә, 30.12.1985 елда Матюшино авыл Советы базасында халык депутатларының Вахит авыл советы оештырыла. 1986 елдан 2002 елга кадәр авыл Советын Халиков Касыйм Хәбибрахман улы җитәкли. 2002 нче елның июленнән бүгенге көнгә кадәр Закиров Рамил Сәлимхан улы Вахит авыл җирлеге башлыгы булып тора.
Авыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Югары Ослан муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 19-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования "Верхнеуслонский муниципальный район" и муниципальных образований в его составе».
Халык саны
Авыл җирлеге составы
Авыл җирлеге составына шулай ук 6 бакчачылык: «Прогресс», «Взлет-7», «Орбита», «Алгоритм», «Авиатор», «Зеленый уголок» керә.
Искәрмәләр
Төркем:Татарстан авыл җирлекләре Төркем:Югары Ослан районы авыл җирлекләре