Мулла Мөхәммәд Хәсән Ахунд (, Әфганстан, Кандагар провинциясе, Пәнҗвай районы, Пашмул) — Әфганстанның дини һәм сәяси эшлеклесе, 2021 елның 7 сентябреннән — Әфганстан Ислам Әмирлегенең премьер-министры вазифаларын башкаручы.

1990-еллар уртасында Әфганстан территориясенең зур өлешен контрольгә алган «Талибан» хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе.

Тәрҗемәи хәле Әфганстанның Кандагар провинциясе Пәнҗвай районы Пашмул торак пунктында туган. Милләте буенча пуштун. Нәселе хәзерге Әфганстанның элгәресе булган Дуррани империясенә нигез салучы, сәргаскәр Әхмәд-шаһ Дурранига (1722—1772) бәйле. «Талибан» хәрәкәтендә 1996—2001 елларда Әфганстанның «Талибан» хәрәкәте контрольдә тотучы территориясендә тышкы эшләр министры һәм премьер-министр урынбасары вазифаларын биләгән. Талиблар режимы вакытында Кандагар провинциясе губернаторы булып тора.

«Талибан» хәрәкәте җитәкчесе Мөхәммәд Омарның (2011 елда үтерелгән) сәяси киңәшчесе була.

2009 елда «Талибан» хәрәкәте җитәкчелеге шурасы әгъзасы, аннан шура башлыгы булып сайлана.

2001 елның гыйнварыннан — Берләшкән Милләтләр Оешмасының санкция исемлегендә.

2021 елның 7 сентябрендә «Талибан» хәрәкәте Әфганстан Вакытлы хөкүмәтенең яңа составын игълан итә. Премьер-министр вазифаларын башкаручы итеп Мөхәммәд Хәсән Ахунд билгеләнә.

Ислам буенча берничә дини хезмәт авторы.

Сылтамалар Биография Мохаммада Хасана Ахунда. РИА Новости, 07.09.2021

Искәрмәләр

Моны да карагыз

Төркем:Әфганстан сәясәтчеләре Төркем:Әфганстан премьер-министрлары Төркем:Ислам дине белгечләре