Гертруда Белл Элайон (; 23 гыйнвар 1918 ел, Нью-Йорк, АКШ — 21 февраль 1999 ел, Чапел-Хилл, Төньяк Каролина, АКШ) — Америка биохимигы һәм фармакологы. 1988 елда Элайон «Дару терапиясенең мөһим принципларын ачкан өчен» Джеймс Блэк һәм озак еллар җитәкчесе булган Джордж Хитчингс белән бергә физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе ала. АКШның Милли фәннәр академиясе (1990) һәм Милли медицина академиясе әгъзасы (1991), Лондон Король җәмгыятенең чит ил әгъзасы (1995). АКШның Милли фәнни медаленә лаек булган (1991).
Биографиясе Иммигрант яһүди гаиләсендә (атасы 12 яшьлек чагында — Литвадан, әнисе 14 яшендә Русиядән киткән) туа. 1937 елда Хантер көллиятендә бакалавриат тәмамлый һәм 1941 елда Нью-Йорк университетында химия специальносте буенча укып чыга. Шуннан лаборант һәм укытучы булып эшли, Бороу-Веллкам (хәзер GlaxoSmithKline) фармацевтик компаниясендә Джордж Хитчингсның ассистенты була. Хатын-кыз булганга Элайон аспирантурага керә алмый һәм беркайчан формаль рәвештә фәлсәфә докторлыгы дәрәҗәсенә диссертация якламый, әммә соңыннан Джордж Вашингтон университетыннан, Нью-Йорк университетының Политехник институтына (1989) һәм Гарвард университетыннан (1998) мактаулы доктор дәрәҗәсен ала.
Элайон тапкан дару препаратлары арасында меркаптопурин (лейкемиягә каршы препарат), азатон иммуносупрессоры, аллопуринол (подаградан), малярияга каршы пириметамин препараты, триметоприм, ацикловир (вируска каршы препарат, герпесны дәвалау өчен кулланыла) бар.
Америка сәнгать һәм фән академиясе (1991) һәм Америка фән үсешенә булышу ассоциациясе әгъзасы. "Галимнәрнең кешелекне искәртүе"нә кул куя (1992).
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Garvan-Olin Medal (1968) Физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе (1988) АКШның Милли фәнни медале (1991) АКШ Уйлап табучыларның милли дан залы (1991) Лемельсон премиясе (1997)
Сылтамалар
Тәрҗемәи хәл на Нобелевскую сайте
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:1999 елда вафатлар Төркем:21 февраль көнне вафатлар Төркем:Нью-Йоркта туганнар Төркем:1918 елда туганнар Төркем:23 гыйнвар көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Әлифба буенча Нобель премиясе лауреатлары Төркем:Биологлар Төркем:Химиклар