Грейс Патриша Келли (; 12 ноябрь 1929 ел — 14 сентябрь 1982 ел) — АКШ актрисасы, 1956 елдан кенәз Монако Ренье III нең хатыны. Монаконың 10 нчы кенәзе. Әлеге көндә хакимлек итүче кенәз Альберт II-нең әнисе. Ул 10 фильмнан да артык катнашмаган, әммә аның бер «Оскар» премиясе һәм үз дәверенең иң кассалы актрисасы дигән даны бар.

Яшьлек чоры Грейс Келлиның ирланд һәм немец тамырлары бар. Ә үзе Америкада, төзелеш белән шөгелләнгән, академик ишкәкче буларак олимпия чемпионы булган бай иктисадчы Джек Келли гаиләсендә туган. Ул гаиләдә өченче бала була. Грейсның апасы Пегги, абыйсы Джон һәм сеңлесе Лизанна. Аларның әнисе, Маргарет Майер, яшь чагында фотомодель була, ә абыйлары Джордж Келли — атаклы драматург, Пулитцер премиясе лауреаты. Келлилар гаиләсе Филадельфиядагы зиннәтле аерым йортта яши. Бала чагынан ук Грейс югары даирәдә аралаша ала. Әммә ул ата-анасы яшәгән дөньядан аермалы кызыклы өлкәдә уңыш казанырга хыяллана.

Рейнхилл дини көллиятендә Грейс катгый католик белем ала. Шунда, алты яшьлек чагында, театрлаштырылган Раштуа бәйрәме тамашасында Дева Мария ролендә беренче сәхнәгә чыга.

Кинокарьерасы Нью-Йоркка күчкәч, Келли фотомодель булып эшли башлый һәм шул ук вакытта Америка драма сәнгате академиясендә актерлык осталыгын өйрәнә. Ул төрле пьесаларда күп төрле рольләрне башкара, әммә бары тик сигарет, сырадан алып эшләпә һәм тузан суырткычка кадәр рекламага контрактлар гына ала.

1949 елда ул Бродвейга килә һәм Стриндбергның «Әти» пьесасында уйный. 1950-52 елларда төрле телевизион программаларда күренә. 1951 елда аны «14 сәгать» фильмындагы эпизод рольгә чакыралар.

Әдәбият

Е. Жоли. Две жизни Грейс Келли. — 2009 Grace Kelly: A Life in Pictures / Грейс Келли: жизнь в фотографиях. The Grace Kelly Years: Princess of Monaco / Годы Грейс Келли: принцесса Монако. H. Kristina Haugland. Grace Kelly: Icon of Style to Royal Bride. — 2006 Роберт Лейси. Княгиня грез.-1997 Искәрмәләр

Төркем:«Оскар» премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын глобус» премиясе лауреатлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1982 елда вафатлар Төркем:14 сентябрь көнне вафатлар Төркем:1929 елда туганнар Төркем:12 ноябрь көнне туганнар