Кайбыч урман хуҗалыгы - Татарстан Республикасының Кайбыч һәм Апас районнарында урнашкан урманчылык белән шөгыльләнүче ачык акционерлар җәмгыяте.
«Кайбыч урман хуҗалыгы» «Кайбыч махсус урман хуҗалыгы» буларак 1966 елның 3 октябрендә оеша. Аның мәйданы 17 473 гектар булып, шуның имәнннәр 48 %ын, юкәләр 25, усаклар 8, наратлар 5, калган агачлар 14 %ын алып торган.
Кайбыч урманарының тарихы еракларга китә. Әле 18 гасыр башында ук, 1712 ел Указы белән Петр I : “Казанның таулы имәнлекләрен кораблар һәм башка диңгез суднолары төзү өчен сакларга!”, - дип боерганТуган җирем - Кайбычым. Казан, Идел-Пресс 2007, 135-136 битләр.. Әле бүгенге көндә дә Кайбыч урманында Лашман юлы дип аталган бик киң юл сакланган. Урсак урманчылыгы урманында әле дә 500 еллык имән үсеп тора.
Юридик адресы: 422321, Кайбыч районы, Федоровское авылы, Пролетарская ур., 82.
Искәрмәләр
Төркем:Авыл хуҗалыгы Төркем:Урманчылык Төркем:Урман хуҗалыгы Төркем:Кайбыч районы икътисады