«Турминка урман дачасы» — Татарстан Республикасының Кайбыч районы җирләрендә Турминский авылы янында урнашкан региональ карамактагы табигый һәйкәл. Гөбенә елгасының уңъяк ярындагы урман участогы (Кайбыч урманчылыгының Бәрлебаш участок урманчылыгы). Объект фәнни танып-белү һәм эстетик әһәмияткә ия.Онлайн - энциклопедия Tatarica.
Тасвиры Бу урман массивының мәйданы 56,5 га. Әлеге урманнар Кайбыч урман хуҗалыгының Бәрлебашы урман хуҗалыгы участогынаПостановление КМ РТ от 11 апреля 2001 г. № 192, Постановление КМ РТ от 6 августа 2004 г. № 360 карый. XIX йөз ахырында утыртылган агачлар Татарстанның урман-дала зонасында беренче утыртылган нарат урманнарыннан санала.
«Турминка урман дачасы» 1989 елдан саклана башлый.
Урман табигый килеш сакланган. Нигездә 120-150 еллык наратлар, икенче яруста каеннар һәм имәннәр үсә. Әлеге урман көньяк тайгаПамятники природы. Турминская дача тибына карый. Үлән капламында урман һәм болын үсемлекләренең 40тан артык төре үсә.
Искәрмәләр
Төркем:Татарстан табигый һәйкәлләре Төркем:Кайбыч районы истәлекле урыннары