Түбән Әләзән () — Пенза өлкәсенең Городище районына керүче татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9 Биредә авылны Әләзән дип кенә йөриләр.
Географиясе
Авыл Кыдады елгасы ярында, район үзәге Городищедан 23 км ераклыкта урнашкан.
Атамасы
Авыл атамасы мордвачадан алязань калмо — «түбән үзән каберлеген» аңлата. Үзән — Идел буе болгарлары белән бәйле атама, шул чордагы бортас шәһәрләрен берләштерүче юлны аңлаткан. Җирле татарча атамасы — Аймбура.
Тарихы
Түбән Әләзәнне 1684 елда Темников татарларыОнлайн — энциклопедия Tatarica нигезләгән. 1795 елда 48 йортта 145 ир-ат алпавыт, 204 йортта 268 казна крестьяны гомер иткән. 1877 елдан ике мәчетле авыл була. 1911 елда йортлар саны 349-га җитә, 2 мәчет, 2 мәдрәсә эшләгән.
Халкы
Милли составы (2010): татарлар — 82 %, милләтен күрсәтмәүчеләр — 14 %, руслар, мордвалар да яши.
Авылда 2004 елда 727 йортта 2410 кеше яшәгән.
Шәхесләр
Авыл Бөек Ватан сугышы вакытында Одерны кичкәндә батырлык күрсәткән Советлар Союзы Герое Керженев Таһирның туган авылы булып тора.
Рөстәм Вяселев — медицина фәннәре докторы.
И. И. Долотин — авыл хуҗалыгы фәннәре докторы. Социаль тармак
Авылда урта мәктәп, амбулатория, китапханә һәм 2 яңа мәчет бар.
Мәктәптә укыту рус телендә алып барыла, татар теле дәрес буларак кына керә.
Әләзәндә «Ландышлар» — хор, «Каблучок» һәм «Яшьлек» — бию коллективлары оештырыла. Ел саен Татар мәдәнияте көннәре, Сабан туе һәм башка милли һәм дини бәйрәмнәр үткәрелә.
Искәрмәләр
Чыганаклар Пенза өлкәсе татар авыллары
Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары Төркем:Городище районы торак пунктлары (Пенза өлкәсе)