250px|thumb|right|Тәләтендә Сабантуе
Тәләтен () — Пенза өлкәсенең Каменка районынындагы, «алтавылга» керүче татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9
Географиясе Авыл Идел буе калкулыгының көнбатыш читендә, Кикино авыл советы үзәгеннән 12 км төньяк-көнбатышта һәм Каменки шәһәреннән 23 км көнбатышта урнашкан.
Климаты
Климат уртача континенталь дип характерлана. Иң салкын айның (гыйнвар) уртача һава температурасы −11,5 °C (абсолют минимум −44 °C); иң җылы айның (июль) һава температурасы — 19,5 °C (абсолют максимум −38 °C). Салкынсыз чор 133 көн дәвам итә. Еллык явым-төшем күләме 467 мм. Кар капламы уртача 141 көн дәвам итә.
Атамасы Тәләтен исеме татар морзасы Тәфкил фамилиясенең бозып күрсәтелгән варианты булуы ихтимал: Тәфкилин — Тәфкәләтен — Тәләтен.
Тарихы
1747 һәм 1762 еллар арасында нигез салынган, авылны рәшәтенлеләр нигез салган дип уйланыла. Бу вакытта анда татар кенәзе Тәфкил күрсәтелә; аның 38 ревизия җаны крепостной крестьяны була, ә авылда барлыгы 187 ревизия җаны исәпләнгән. XVIII гасыр ахырында Пенза губернасының Чембар өязе составында бер мәчетле авыл буларак телгә алына. 1783 елгы генерал планда Чембар өязенең Тәләтен авылы, 60 йортлы дип бирелә. 1877 елда Мәчәли волостенә караган 118 йортлы, мәчетле авыл. 1896 елда — 116 йорт. 1911 елда шул ук Чембар өязе волосте авылы, бер крестьян җәмгыяте, 122 йорт, мәчет, 2 татар мәктәбе, 2 тимерче алачыгы, 3 кибете буган.
1928 елдан авыл Урта Идел өлкәсенең Пенза округы Каменка районы (1939 елдан Пенза өлкәсе Каменка районы составында) авыл советы үзәге булып тора. 1955 елда — Мачали авыл советы составында, «Игенче» колхозы бригадасы, 1980 елларда «Рассвет» колхозы бригадасы. Пенза өлкәсенең 22.12.2010 елгы законы белән Мачали авыл советы бетерелә, авыл Кикино авыл советы составына керә.
Авылдагы халык, тагын 6 авылны санап, болгар токымлы булып санала. Бу авыллар: Качкару, Рәшәтен, Мәкъсүт, Кикино, Кабылкин, Телятино.
Халкы
1762 елда ким дигәндә 76, 1782—375, 1864—739, 1877—633, 1897—600, 1911—899, 1926—1223, 1930—1106, 1939 — якынча 960, 1959—473, 1979—362, 1989—270, 1996—282, 2010—202 кеше яшәгән.
Авылда 2004 елда 105 йортта 230 кеше яшәгән.
Милли составы Татарлар — 100 % (2002).
Дин XVIII гасыр ахырында авылда бер мәчет булуы билгеле.
1917 елда авылда бер мәчет, 2 мәдрәсәсе була.
Бүгенге көндә авылда 1 мәчет эшли.Онлайн — энциклопедия TataricaСело Кобылкино Каменского района Пензенской области.
Инфрастрктурасы
Авылда урта гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, клуб, почта элемтәсе бүлекчәсе бар.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Каменка районы торак пунтлары