Рәфикъ Юныс, Рәфикъ Юныс улы Юнысов (1943 елның 1 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Кәче — 2021 елның 19 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — журналист, публицист, шагыйрь. 1986 елдан ССРБ (ТАССР) Язучылар берлеге әгъзасы. Гаяз Исхакый премиясе лауреаты (2004). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле 1943 елның 1 мартында Татарстан АССР Арча районы Кәче авылында колхозчы гаиләсендә туган Рәфикъ Юныс Кәче мәктәбендә. Казан арты музее сайты, 06.03.2018. Кәчедә җидееллык, Арчада урта мәктәп тәмамлаган. Мәктәптән соң күмәк хуҗалыкта, Казанда төзелештә эшли. 1962—1965 елларда Совет Армиясендә стратегик ракета гаскәрләре составында хезмәт итә. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган (1969).

Хезмәт юлы

1969—1985 елларда — «Татарстан яшьләре» газетасында эшли. Шул вакытта Идел елгасының чыганагыннан башлап җәяүләп үтә, юлъязмалар циклы булдыра.

1985—1991 елларда — Татарстан китап нәшриятында редактор, редакция мөдире, баш мөхәррир урынбасары.

1992—2004 елларда — «Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары.

2005 елдан — «Казан утлары» журналында публицистика бүлеге мөдире, баш мөхәррир урынбасары.

Иҗаты

Студент елларында Казан дәүләт университетындагы «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә һәм «Татарстан яшьләре» газетасы каршындагы әдәби түгәрәккә йөри. Әдәби иҗат эше белән утыз яше тулганнан соң гына җитди шөгыльләнә башлый. Беренче шигъри җыентыгы («Вакыт чылбыры») 1982 елда басылып чыга.

Биш шигырь җыентыгы авторы. 1997 елда «Идел» журналында «Татарстан референдумы» исемле тарихи-документаль әсәре дөнья күрә (2000 елда ТКНда аерым китап булып чыга) Рәфикъ Юныс белән әңгәмә. Алда безне ни көтә?. БТК порталы.

Популяр җырлар авторы. Композиторлар Сара Садыйкова «Туй җыры» шигыренә, Азат Хөсәенов «Хәтфә» шигыренә көй язган .

Китаплары Вакыт чылбыры (шигырьләр). – К.: ТКН, 1982. Җирдә яшим (шигырьләр). – К.: ТКН, 1986. Учтагы песнәк (шигырьләр, поэма). – К.: ТКН, 1989. Сүнгән яшен (шигырьләр, шигъри хикәя). – К.: ТКН, 1991. Син һәм мин (шигырьләр). – К.: ТКН, 1993. Татарстан референдумы (тарихи хроника). – К.: ТКН, 2000. Татар гаме (танылган татарлар белән әңгәмәләр) Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2004 — Гаяз Исхакый премиясе — «Татарстан референдумы» китабы өчен 2018 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале — «массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык хезмәте өчен»Язучы Рәфикъ Юныс «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Татар-информ, 22.02.2018 Вафаты 2021 елның 19 гыйнварында 78 нче яшендә Казанда вафат Язучы, публицист Рәфикъ Юныс вафат. Азатлык радиосы, 19.01.2021. Туган ягында – Арча районы Кәче авылында җирләнә Шагыйрь, публицист Рафикъ Юныс вафат… Хушлашу урыны һәм вакыты. ТР язучылар берлеге сайты, 19.01.2021. Гаиләсе Хатыны Дания. Кызы Ләйсән, журналист, мөхәррир. Искәрмәләр

Әдәбият Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. «Мәйдан» журналының Рәфикъ Юныска багышланган махсус саны: 2013 ел, февраль.

Сылтамалар

Юныс Рәфикъ. ТР язучылар берлеге

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстан шагыйрьләре Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстан яшьләре журналистлары Төркем:Казан утлары журналистлары