Һинд динендә Алака (Санскрит телендә: अलक), ул шулай ук еш Алакапури дип атала, Һинд дине мифология шәһәре. Ул Якшалар патшасы һәм байлык хуҗасы Кубера һәм аның якшалар дигән хезмәткәрләре йорты.(Kramrisch, Stella). 1994. The Presence of Siva, p.137 Маһабһаратам бу шәһәрне Якша Патшалыгы башкаласы дип искә ала. Бу шәһәр архитектурасы, муллыгы һәм тулаем балкышы буенча Дэваларның патшасы Индраның башкаласы белән көндәш булып тора. Аның турында Калидасаның мәшһүр Мегһадута лирик поэмасында цитаталар бар.Meghadūta Алака Санскрит телендә бөдрә чәч бәйләме дигәнне аңлата.Meaning and origin of name Alaka Ул шулай ук Һинд дине кызлары өчен таралган исем булып тора. Искәрмәләр

Төркем:Һинд дине