Мәхмүт Фатыйхов, Мәхмүт Мөдәрис улы Фатыйхов (1967 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Башкортстан АССР, Федоровка районы, Балыклыбаш) — драма актеры, Оренбург татар дәүләт, «Нур» татар дәүләт (1991 елдан) театрларында хезмәт итә. Башкортстанның атказанган (2003) һәм халык (2021), Татарстанның атказанган (2019) артисты.
Тәрҗемәи хәле
1967 елның 1 гыйнварында Башкортстан АССР Федоровка районы Балыклыбаш авылында ундүрт балалы гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе МөдәрисГобәйдулла улы авылда мулла була, хатыны Зөлхия Габделвәли кызы белән 4 ул, 10 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бабасы Гобәйдулла — указлы мулла, 1915 елда Үзәк диния нәзарәте хәзерге Авыргазы районы Толбазы авылыннан Федоровка районы Балыклыбаш авылына имам-хатыйб итеп җибәргәнФәнис Фәтхи. Ана кеше кунакка 14 баласын җыйды. Азатлык радиосы, 28.07.2015.
Мәхмүт кечкенәдән үк сәнгатькә тартыла. Актерлык сәләтен мәктәптә укыган елларында ук тоя. Коралачык авылында урта белем алгач, Мәхмүт Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керергә бара. Анда: «Башкорт телен белмисең, буең да кыска, армиядә йөреп кайт, бераз үссәң, бәлки, алырбыз», – диләр. Ике ел ике ай хәрби хезмәттә булып кайткач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Режиссер Марсель Сәлимҗанов җыйган курста Җәвит Шакиров, Инсаф Абдуллин (райондашы) белән бергә укып чыгаФәнис Фәтхуллин. Сәхнәгә фатыйханы Марсель Сәлимҗановтан алган. Татар-информ, 28.02.2008. Укыган елларында ук сәхнәгә менә: җырчы Хәнәви Шәйдуллин бригадасы белән гастрольләргә чыга. Казан театр укуханәсен тәмамлагач, ярты ел Оренбург татар дәүләт театрында эшли. 1991 елда Уфада Нур театры ачылу белән, шунда эшкә чакырыла. Бүген Мәхмүт Фатыйхов — театрның беренче көненнән башлап эшләгән һәм театрда калган дүрт актерның берсе. Уфа Ислам университетын читтән торып тәмамлый, дини гыйбадәтләр үткәрү өчен күп чакырулар ала. Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын «актер осталыгы» белгечлеге буенча тәмамлаганМахмут Фатыйхов. elot.ru. Актер эшеннән тыш, төрле кичәләргә һәм концертларга сценарийлар яза, балалар өчен әкиятләр иҗат итә, төрле тамашаларда кызыклы монологлары белән чыгыш ясый, шигырь укучылар бәйгеләрендә катнашып, бүләкләр ала, жюри рәисе була. Матбугатта сәнгать хакында мәкаләләре басыла тора. Нәфис сүз остасы. «М. Фатыйхов — Габдулла Тукай шигырьләрен тирәннән тоеп, сөйләм жанры сәнгатенең гадәти булмаган ысулларын кулланып сөйли торган бик аз актерларның берсе» Фатыйхов Мәхмүт Мөдәрис улы. Татарский язык в городе Нефтекамск РБ. Вконтакте.
Башкарган рольләре «Нур» театры
Мәхмүт Фатыйхов тарафыннан 40тан артык спектакльдә төрле амплуадагы рольләр башкарылган. Җыйнак буйлы артистка баштарак малайлар һәм яшь егетләр рольләрен бирәләр. Теләсә нинди катлаулы рольләрне дә уйный алу сәләте булган артистка тиздән бабайлар образларын да ышанып тапшыралар. Сәхип — «Ямьсез тормыш» Фатих Сәйфи-Казанлы Фәхретдин — «Зөләйха» Гаяз Исхакый Рәҗәпов — «Чаршау артында кәмит» Әмир Камалиев Камыр Батыр — «Төнге шаяру» Хәбир Ибраһим Пеләш башлы — «Борын-борын заманда» Аманулла Батыр әкә — «Сихерче» Нәбирә Гыйматдинова Рәшит — «Көйле кияү» Кәрим Тинчурин Садретдин — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи Йосыф әфәнде — «Чалы кошы» Решат Нури Гүнтекин Мөхәммәтҗан — «Банкрот» Галиәсгар Камал Рәхмәт — «Игезәкләр» Әнгам Атнабаев Шәехмирза — «Американ» Кәрим Тинчурин Хәйдәр — «Өч аршын җир» Аяз Гыйләҗев Ногман — «Упкын өстендә уен» Гафур Каюмов Җәлал — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал Хәйри Сәйриевич — «Хатын түгел, аждаһа» Данил Салихов Баян — «Ычкындырмыйк кияүне» Георгий Хугаев һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2003 — Башкортстанның атказанган артисты — «Һөнәри осталыгы һәм театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен» 2019 — Татарстанның атказанган артистыИлдус Фазлетдинов. Мәхмүт Фатыйхов — Татарстанның атказанган артисты! «Тулпар», 19.12.2019 2019 — Башкортстанның халык артисты Гаиләсе Хатыны Лена (Фәтхуллина), башта Нур театры актрисасы, БДУ татар филологиясе бүлеген тәмамлагач, «Өмет» газетасы журналисты. Кызлары Таңчулпан, актрисаЗиля Файзуллина. К нам приезжает «Нур». Ашкадарские зори, 24.10.2017.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Фатыхов Махмуд. Нур театры сайты Илдус Фазлетдинов. Мәхмүт Фатыйхов — Татарстанның атказанган артисты! «Тулпар», 19.12.2019
Моны да карагыз
Төркем:Татар артистлары Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Казан сынлы сәнгать укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Россия ислам университетын (Уфа) тәмамлаучылар Төркем:Нур театры актерлары