Салкын Чишмә () ― Татарстанның Зәй районы Төги авыл җирлегенә караучы, юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл). 2012 елдан авылда даими яшәүче юк Тюгинское сельское поселение. О поселении. Зәй районы рәсми порталы Салкын Чишмә. Tatarica. Татар энциклопедиясе. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International География Салкын Чишмә Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 181 чакрым, ә район үзәге Зәйдән көньяк-көнбатышка таба 22 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Авыл Чишмә бассейны Батрас елгасының сулъяк кушылдыгы Салкын Чишмә инеше буенда, Зәй тимер юл станциясеннән көньяк-көнбатышка 30 км ераклыкта, Зәй ― Төги автомобиль юлыннан 1,5 км эчтәрәк урнашкан История деревни Холодный Ключ (Салкын Чишмә). Татары без границ. Координаталар: киңлек 55.166382, 51.753556 Холодный Ключ. Заинск на карте. Демография Халык саны19381949195819701979198919932002201215210992462110400 Төп халык – руслар. Тарих Авылга 1927 елда Олы Батраста чыккан янгында авылның яртысы (50 дән артык йорт һәм хуҗалык) янып беткәннән соң, күченеп утырган крестьяннар нигез салган. Йортлары янган 36 гаилә Салкын Чишмә инеше буендагы җирләрдә яңадан нигез салырга ризалаша. Авылга исем инеш исеменнән алып куелган. Беренче күчеп утыручылар тарихта билгеле: И. Тихонов, Г. Ерундов, Д. Ерундов, Н. Мельников һ. б. 1927 елдан авыл Татарстан АССР Чаллы кантоны Зәй волосте, 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районнары составында .

Күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, 1931 елда авылда «Красный двигатель» колхозы оештырыла (беренче рәисе Я. Александров). Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) фронтка авылдан киткән 9 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак була яисә хәбәрсез югала, шул исәптән колхозның беренче рәисе Я. Александров) . Күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, 1951 елның апрелендә «Красный двигатель» (Салкын Чишмә), «Красная Зорька» (Водоохранный), «Пятилетка» (Соколка), «Товарищ» (Новая) авыл хуҗалыгы артельләрен районның «Энгельс» күмәк хуҗалыгына (Алексеевка) кушалар Алексеевка. Tatarica. Татарская энциклопедия Тюгеевка. Tatarica. Татарская энциклопедия. 1959 елда Энгельс исемендәге күмәк хуҗалык (Алекссевка) «Пролетарий» (Төги) колхозы белән кушыла, Энгельс исемен соңрак 10 авылны, шул исәптән Салкын Чишмәне, берләштерүче «Рассвет»ка алыштыралар (үзәге Төги авылы) «Рассвет». // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 199.. Эреләндерелгән колхозларның беренче рәисләре булып И. П. Маланкин, Н. Я. Бабатов эшли. 1993 елда 2 хуҗалыкта 4 кеше яшәгән. 2012 елдан авылда даими яшәүче юк. Әдәбият Холодный Ключ, поселок Тюгеевского сельского совета. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 246. Сылтамалар История деревни Холодный Ключ (Салкын Чишмә). Татары без границ. Салкын Чишмә. Tatarica. Татар энциклопедиясе Моны да карагыз Салкын Чишмә (Бохарай авыл советы) Искәрмәләр

Төркем:Зәй районының торак пунктлары