Лоранд Этвөш (, , — , ) — маҗар физигы, инженер, сәясәтче һәм педагог.
Язучы Йожеф Этвөш гаиләсендә туган. Будапешт, Көнигсберг һәм Һайделберг университетларында белем алган. 1871 елдан Будапешт университеты профессоры.1889-1905 тә Маҗарстан ФА президенты, 1891 дән Маҗарстан физика һәм математика җәмгыте президенты. 1891-1892 дә Будапешт университеты ректоры, 1894-1895 тә Маҗарстан дин һәм халык мәгарифе министры.
Гравитацион вариометрны (Җирнең гравитацион кыры параметрларын үлчи торган җиһаз) уйлап тапкан. Инерт һәм гравитация массаларының тигез булуын эксперимент белән исбат иткән. Капиллярлык теориясенә, гравитациягә, геофизикага караган фәнни хезмәтләр авторы.
Искәрмәләр
Төркем:Маҗарстан сәясәтчеләре Төркем:Маҗарстан физиклары Төркем:Маҗарстан инженерлары Төркем:Физиклар