Куявяк () — поляк халык биюе, чыгышы белән үзәк Польшаның Куяви өлкәсеннәнDon Michael Randel. The Harvard Dictionary of Music. Harvard University Press. 2003. p. 449.. Мазурка, оберек, полонез һәм краковяк белән бер рәттән поляклар милли биюләре төркеменә керә. Биюгә өч өлешле үлчәм, ирекле темп һәм тыныч, лирик музыка хас.

Тарих

Беренче тапкыр куявяк бию атамасы буларак Т.Ф. Яскольскийның "Бахорци көтүчеләре: Куяви тыныч тормышы" () әсәрендә 1827 елда кулланыла. Шулай да куявякның мазур биюеннән 1750-1830 еллар аралыгында килеп чыгышы фаразD. Idaszak, Mazurek przed Chopinem [The Mazurka before Chopin], in: F.F. Chopin ed. Z. Lissa, Warsaw 1960, p. 246.L. Zienkowicz, Les Costumes du Peuple Polonais, Paris 1841, pp. 86-87.. Күп композиторлар тарафыннан куявяк һәм оберек биюләренең ритмик һәм темп үзенчәлекләре берлектә генә күзаллана.

Жанр крестьян даирәсендә барлыкка килә, әмма соңрак поляк морзалары даирәсендә дә нык тамырлар җибәрә. Бию музыкасын фольклор экспедицияләрендә язалар һәм Куявяк җыентыкларында нәшер итәләр. Поляк морзалары арасында халык биючеләрен йортларга чакыру һәм алардан бию осталыгына өйрәнү гадәткә керә.Dziewanowska, Ada. Polish Folk Dances & Songs – a Step by Step Guide. New York: Hippocrene Books, 1999. 1860-еллар азагында куявяк балларда биелә башлый һәм Варшава кебек зур шәһәрләрдә дә киң таралыш таба. Жанр популярлаша, үзгәрә һәм башка ритмик алымнарны, хәрәкәтләрне үзенә кертә. XIX гасырның ахырында поляк милли биюе буларак дөньякүләм таныла.

1990 елда Чеслав Сроканың "Поляк милли биюләре: типология" китабында биюгә тирән тасвирлама бирелә: хәрәкәтләре, адымнары, музыкаль бизәкләре һ.б. үзенчәлекләр ачыклана.

Музыка Минор шәкелендә иҗат ителү нәтиҗәсендә, куявяк жанрына сентименталь һәм мелонхолик музыка хас Pawlak, Aleksander. Folklor Muzyczny Kujaw [Musical folklore of Kujawy]. Kraków: PWM, 1980..

Биюнең кереш өлеше бер югарылыкта кабатланган һәм тизләнә төшкән ноталардан гыйбарәт; биючеләрне дөрес темпка хәзерләгән. Музыка өч басымлы метрда языла һәм аның кисәкләре 2 дүрт тактлы тезмәләрдән тора, гадәттә, тезмәләрнең икенчесе киңеләйтелә һәм яңа басымнар белән үзгәртелә, доминанта гармониясендә тәмамлана. Күпчелек очракта биючеләр кайбер тактлар темпын сузып (), бию музыкасына үзгәрешләр кертә.

Куявяк музыкасы ансамбле ике скрипка, түбән тавышлы ике кыллы уен кораллы басыдан (), кайбер вакытта кларнет, кече барабан () һәм поляк сорнаеннан () тора. Скрипка төп көйне, басы аккомпанементны башкара, шулай да басы бәрмә уен коралы вазифасын башкарырга мөмкин. Бүгенге көндә ансамбльдә флейта, аккордеон кебек уен кораллары да очрый.

Профессиональ музыкада кулланышы

"Куявяк", Феликс Нововьевски, 1912 елда нәшер ителгән (хор өчен) "Куявяк, ля минор", Һенрик Венявский, 1853 елда нәшер ителгән (скрипка һәм фортепиано өчен) Фредерик Шопен мазуркалары: op.6 №4, op.30 №4 һәм op.41 №1

Шулай ук карагыз

Фредерик Шопен

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Poland.com Essay on the kujawiak by Maja Trochimczyk Traditional dance

Төркем:Польша музыкасы Төркем:Польша мәдәнияте